Кузебай Герд: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к Робот: Төркем:Удмурт шагыйрьләре-ны Төркем:Ар шагыйрьләре-ка үзгәртте
Derslek (бәхәс | кертем)
к IanraBot үзгәртүләре (бәхәс) Frhdkazan юрамасына кадәр кире кайтарылды
Тамга: кире кайтару
Юл номеры - 10:
| туу җире = [[Нократ губернасы]], [[Малмыж өязе]], Зур Докья авылы
| гражданлык = {{Русия империясе байрагы}} -> {{ССРБ байрагы}}
| милләт = [[арудмурт]]
| үлем датасы =
| үлем җире = {{үлем җире|Карелия|Карелиядә}}, [[Сандармох]]
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Кузебай Герд''' <small>({{lang-ru|Кузьма Павлович Герд-Чайников}}, [[2 гыйнвар|2.01]].[[1898]], Зур Докя авылы, [[File:Coat_of_Arms_of_Vyatka_gubernia_(Russian_empire).png|20px]] [[Нократ губернасы]], {{Русия империясе байрагы}} - [[1 ноябрь|1.11]].[[1937]], [[Сандармох]], [[File:Flag_of_Karelian_ASSR.svg|20px]]/[[File:Coat_of_Arms_of_Karelian_ASSR.png|20px]] [[Карел АССР]], {{ССРБ байрагы}})</small> - күренекле [[арларудмуртлар|арудмурт]] шагыйре.<ref name="martirolog">{{ref-ru}} [http://visz.nlr.ru/search/lists/t6/227_0.html Ленинградский мартиролог (1937-1938), Т.6., Герд-Чайников Кузьма Павлович (Кузебай Герд)]</ref><ref>{{ref-ru}} [http://www.udmurt.info/pdf/library/kuzebay-gerd.pdf Кузебай Герд, Краткая биографическая справка. (pdf-файл)]</ref>
 
== Биография ==
Җиде яшендә әтисез кала. Матди авырлыкларга карамастан әнисе аны башлангыч мәктәпкә бирә. Башлангыч мәктәптән соң ул Вавож авылы мәктәбендә белем ала.
 
[[1912 ел]]ның августында ул [[Советск (Киров өлкәсе)|Кукарск]] укытучылар семинариясенә укырга керә. [[1916 ел]]ның маенда ул семинарияне уңышлы тәмамлый. Аннары Малмыж өязе Зур Уча авылында укытучы була.
 
[[1918 ел]]да [[Михаил Худяков]] оештырган Малмыж тарих җәмгыятенең актив катнашучысы булып китә. АрУдмурт фольклорын һәм этнографиясен өйрәнүдән тыш ул шулай ук [[чирмешләрмарилар|мари]] халкының риваятьләрен туплау белән дә шөгыльләнә.
 
[[1920 ел]]ның сентябрь аенда ул [[арудмурт теле]]ндә «Муш» («Бал корты») дип аталучы балалар өчен беренче журнал чыгара башлый.
 
[[1921 ел]]ның гыйнварында ул туган авылына кайта һәм укытучы булып эшли башлый. Шул ук елны аны [[Ижау]] шәһәренә халык мәгарифе бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү мөдире буларак чакырып алалар.
[[1922 ел]]да ул «Крезьчи» дип аталучы беренче шигырь җыентыгын бастыра. Ул үз эченә [[1915 ел|1915]] — [[1921 ел]]ларда язылган шигырьләрне ала. Шул ук елның көзендә ул җирле идарә тәкъдиме буенча [[Мәскәү]]гә В.Я.Брюсов ис. Югары әдәби-сәнгать институтына укырга китә.
 
[[1925 ел]]да ул институтны тәмамлый. Башта аспирантурага керә, аннары аннан китәргә һәи туган ягына кайтырга мәҗбүр була.
 
[[1927 ел]]да аның «Сяськаяськись музъем» һәм [[1931 ел]]да «Лёгетъёс» исемле шигырь җыентыклары басыла.
 
[[1920-еллар]] ахырында Гердны [[милләтчелек]]тә һәм советлар хөкүмәтенә каршы булуда гаепләүләр башлана. [[1932 ел]]ның 13 май көнендә Ижауда да ул кулга алына. [[1933 ел]]ның нояберендә атып-үтерелүгә хөкем чыгарыла, 10 елга хәзмәт лагерларына җибәрүгә алмаштырыла һәм Соловецки утрауларындагы [[ГУЛАГ]] лагеренә сөргенгә җибәрелә. [[1937 ел]]ның 14 октябрь көнне Ленинград өлкәсе НКВД бүлекчәсенең махсус шурасы белән атып-үтерелүгә хөкем ителә, дөнья белән [[1 ноябрь|1 ноябрендә]] Карел АССРның Медвежьегорск районы [[Сандармох]] ызанында хушлаша.<ref name="martirolog"/>
Юл номеры - 46:
{{искәрмәләр}}
 
[[Төркем:АрУдмурт шагыйрьләре]]
[[Төркем:Удмурт милләтле шагыйрьләр]]
[[Төркем:Русия империясе шагыйрьләре]]