«Эжен Делакруа» битенең юрамалары арасында аерма

53 байта добавлено ,  2 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
к (clean up using AWB)
 
== Иҗаты ==
[[Image:Eugène Delacroix - La liberté guidant le peuple.jpg|thumb|''[[Халыкны әйдәүче Азатлык]]'' ([[1830]]), [[Лувр музее|Лувр]], [[Париж]]]]
[[File:Ferdinand-Victor-Eugène Delacroix, French - The Death of Sardanapalus - Google Art Project.jpg|thumb|''Сарданапалның үлеме'' ([[1827]]), Э. Делакруа музее, [[Париж]]]]
Т. Жерико һәм А. Ж. Гро иҗатлары тәэсирендә ясаган беренче эше — «''Данте һәм Вергилий җәһәннәм күлендә көймәдә баралар''» (''Данте көймәсе'') ([[1822]]) авторга дан китерми. Ә менә икенче әсәре, [[Төркия|госманлы төрекләр]] изүе астында интегүче [[Греция|грек халкы]]на теләктәшлек белән ясалган «''Хиоста суеш''» (''[[1824]]'') картинасы белән билгеле була. [[Джордж Байрон|Байрон]]ның трагедиясе буенча ясалган «''Сарданапалның үлеме''» (''[[1827]]'') картинасында автор гомуми хаосны, тормышның бетүен күрсәтә алган. Соңгы [[Ассирия]] патшасы Сарданапал, дошманнарына тере килеш бирелмәс өчен, үзенең туганнары, бөтен байлыгы белән сарайга бикләнеп, янып үлә.
 
[[1830 ел]]гы [[:ru:Июльская революция|июль инкыйлабы]] тәэсирендә ясалган [[Халыкны әйдәүче Азатлык|«''Халыкны әйдәүче Азатлык''»]] (''икенче исеме'' Азатлык баррикадаларда) (''[[1831]]'') картинасында символик образ — кулына өч төсле байрак тоткан көчле яшь хатын-кыз инкыйлабчыларның азатлыкка, җиңүгә омтылышын гәүдәләндерә. [[Франса|Франция]]нең яңа хөкүмәте картинаны сатып ала, ләкин картинаның халыкка артык көчле тәэсир иткәнен күреп, тиз генә күргәзмәдән ала.
 
Тиздән Э. Делакруага гыйсьянчылык темасы туйдыра башлый. [[1832 ел]]да илчелек составында [[Испания]], [[Алжир]] һәм [[Марокко]]га бара, андагы [[табигать]]кә, тыныч халәткә сокланып, [[Африка]], [[Көнчыгыш]] мотивлары буенча йөзләгән этюд һәм эскиз, «''Әлҗәзаир хатыннары''» һәм «''Мароккода яһүд туе''» картиналарын ясый.
1 234 896

правок