Әмирхан Еники: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к орфография
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 8:
| һөнәр = язучы
| туу датасы = 2.03.1909
| туу җире = [[Каргалы|Яңа Каргалы]], [[ӨфәУфа губернасы]]
| гражданлык =
| милләт =
Юл номеры - 26:
 
== Биография ==
[[1909 ел|1909]] елның 17 февралендә (яңача вакыт белән 2 мартта) элекке [[ӨфәУфа]] губернасы [[Бәләбәй]] өязе (хәзерге [[Башкортстан]]ның [[БолгаварБлаговар районы]]) [[Каргалы|Яңа Каргалы]] авылында таза хәлле крестьян гаиләсендә туган. [[1911 ел|1911]] елда аның әтисе гаиләсе белән Яңа Каргалыдан кырык чакрым ераклыктагы Дәүләкән дигән станциягә күченә. Әмирханның балалык һәм мәктәп еллары шунда уза.
 
Яшьтән үк әдәбият, иҗат эше белән кызыксынган Әмирхан Еники [[1925 ел|1925]] елның җәендә Казанга килә һәм китап кибетенә курьер булып эшкә урнаша. Бер елдан ул [[Казан дәүләт университеты|Казан университеты]] каршындагы рабфакка укырга керә. Шушы чорда көндәлек матбугат битләрендә аның әдәби парчалары һәм хикәяләре күренә башлый.
 
1927–1933 еллар арасында Ә. Еники [[ДанбасДонбасс]]та – ликбез курсларында Укытучы, [[Казан мех фабрикасы]]нда – сортировщик, [[Кызыл Татарстан|«Кызыл Татарстан» газетасы]] редакциясендә штаттан тыш хәбәрче хезмәтендә була, бер үк вакытта, төп эшеннән аерылмыйча, 1931–1933 елларда Казанда Хезмәтне фәнни оештыру институтында (ИНОТ) укый. Шуннан соң ул [[Бөек Ватан сугышы|Ватан сугышына]] кадәр [[Казан]]дагы җирле промышленность системасында техник укыту буенча методист (1934–1935), кинофикация трестында инструктор (1935–1936), «Азер кино» ([[БакыБаку]]) студиясенең райондагы махсус вәкиле (1936–1937), Казанның 2нче номерлы тегү фабрикасы каршындагы стахановчылар мәктәбендә (1937–1939) һәм Үзбәкстанның [[МәргыланМаргилан]] шәһәрендәге гомуми белем бирү мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшли. 1941–1945 елларда әдип – Ватан сугышы фронтында: хәрәкәттәге әрменеңармиянең хуҗалык һәм каравыл частьләрендә рядовой солдат булып хезмәт итә.
 
[[Әрме]]дәнАрмиядән кайткач, Ә. Еники берникадәр вакыт [[«Совет әдәбияты» журналы]]нда әдәби хезмәткәр, аннары [[Татарстан]] радио комитетында әдәби тапшырулар бүлеге редакторы булып эшли, 1950–1952 елларда исә Казан авиация техникумында татар теле укыта, 1953 елда ул бөтенләе белән профессиональ язучылык хезмәтенә күчә. [[1946 ел]]дан [[СССР Язучылар берлеге]] әгъзасы.
 
[[16 февраль]] [[2000 ел|2000]]дә [[Казан]]да вафат була.
Юл номеры - 46:
 
Ә. Еникинең иҗтимагый тормыштагы әктүәл мәсьәләләргә багышланган публицистик мәкаләләре, очерклары, әдәбият-сәнгать турындагы уйланулары һәм истәлек язмалары, бергә тупланып, 1983 елда аерым китап булып чыкты. Сиксәненче еллар башында исә [[«Казан утлары» журналы]] битләрендә (1981 ел, 10, 11 саннар; 1982 ел, 12 сан; 1985 ел, 1, 2 саннар) әдипнең яңа әсәре-– автобиографик материалларга нигезләп язылган «Соңгы китап» исемле документаль повесте дөнья күрде.
Ә. Еники – әдәби тәрҗемә остасы. Ул украин язучысы О. Гончарның «Знаменосцы» («Байрак йөртүчеләр», 1951) романын, А. Островскийның «Без вины виноватые» («Гаепсез гаеплеләр», 1953) драмасын, М. Бубенновның «Белая береза» («Аккаен», 2нче кисәк, 1954) романын, К. Паустовскийның «Летние дни» («Җәй көннәре», 1960) исемле хикәяләр җыентыгын, Э. Казакевичның «Синяя тетрадь» («Зәңгәр дәфтәр», 1964), [[Чыңгыз Айтматов|Ч. Айтматовның]] «Беренче мөгаллим» (1965) повестьларын һәм күп кенә СССР халык әкиятләрен татар теленә тәрҗемә итте. Аның үзенең дә төп әсәрләре урысрус теленә һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителгән.
 
== Бүләкләр ==
Ә. Еникинең әдәби иҗаты Совет хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнде. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы (1979) һәм «Почет Билгесе» (1957) орденнары белән бүләкләнде. 1984 елда аңа «Юлчы» исеме белән чыккан хикәяләр җыентыгы һәм урысчарусча тәрҗемәдә басылган «Повести и рассказы» (1982) китабы өчен Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.
 
== Хәтер ==