Абий Әхмәт Али: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
яңа бит ясау
(аермасы юк)

11 окт 2019, 15:41 юрамасы

Абий Әхмәт Али (амһар አብይ አህመድ አሊ, 1976 елның 15 августы, Хәбәшстан (Эфиопия), Оромия төбәге, Агаро) — Хәбәшстан сәясәтчесе, 2018 елның 2 апреленнән Хәбәшстан Хәбәшстанның премьер-министры. Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты (2019)[2].

Абий Әхмәт Али
Файл:PM Abiy Ahmed Ali.jpg
Хәбәшстан премьер-министры
Вазыйфага керешкән
2018 елның 2 апреле
Туган 15 август 1976(1976-08-15) (47 яшь)
Бешаша[d], Gomma[d], зона Джимма[d], Оромия[d], Хәбәшстан[1]
Җефет Зинаш Таячев[d]
Белем Аддис-Абебский университет[d]

Тәрҗемәи хәле

1976 елның 15 августында Хәбәшстанның Оромия төбәге Агаро шәһәрендә туган. Әтисе — Хәбәшстанда һәм Кениянең төньягында яшәүче 25 миллионлы оромо халкына караган мөселман, әнисе — Хәбәшстанда халык саны буенча икенче урында торучы амһар халкыннан христиан, әтисенең дүртенче хатыны. Җимма шәһәрендә урта мәктәпне, «компьютер инженериясе» белгечлеге буенча Аддис-Абебада көллият (2001) тәмамлаган. 2011 елда Гринвич университетының бизнес мәктәбендә (Бөекбритания) магистр дипломы алган. 2013 елда АКШның Оһайо штаты Ашленд шәхси университетында бизнес һәм эшлекле идарә итү өлкәсендә магистратура тәмамлаган. 2017 елда Аддис-Абеба университетында тынычлык мәсьәләләре буенча диссертация яклаган.

Сәясәттә

1991 елда, яшүсмер чагыннан ук, оромо халкының демократик оешмасына (ОХДО) кушыла, Менгисту Хайле Мариамга(рус.) каршы көрәшүче баш күтәрүчеләр хәрәкәтендә катнаша. Хәбәшстан кораллы көчләрендә хәрби хезмәттә була, 1995 елда БМОның Руандадагы тынычлык контингентында хезмәт итә. 19982000 елларда ХәбәшстанЭритрея конфликтында катнаша. Аддис-Абебада программалаштыру буенча белем алгач, 2007 елда «Челтәрдә Хәбәшстан куркынычсызлык мәгълүмат агентлыгы» оештыра.

2010 елда полковник дәрәҗәсендә хәрби хезмәтне калдырып, ОХДО фиркасеннән парламентка үтә, мөселманнар белән христианнар арасында низагларны чишүдә катнаша.

Соңрак хөкүмәттә эшли, 2014 елда фән һәм технологияләр мәгълүмат үзәге директоры итеп билгеләнә. 2015 елда фән һәм технологияләр министры, 2016 елдан Оромия төбәге президенты урынбасары, 2017 елдан ОХДО фиркасенең баш сәркатибе.

2018 елның 2 апреленнән илнең премьер-министры вазифасына керешә[3].

2018 елның 3 июнендә Аддис-Абебада чыгыш ясаганда аңа һөҗүм ясала — граната ыргыталар. Премьер-министрга зыян килми.

2019 елның октябрендә Эритрея белән чикара конфликтларны чишкән өчен Тынычлык өчен Нобель премиясенә лаек була [4].

Гаилә хәле

Өйләнгән, өч кыз үстерә. Протестант. Хәбәшстанның 3 рәсми телен (амһар, оромо, тигринья), инглиз телен белә[5].

Сылтамалар

Искәрмәләр