Болытлар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Dexbot (бәхәс | кертем)
к Removing Link GA template (handled by wikidata)
Ильвир (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Болытлар''' — [[атмосфера]]ның югары катламнарында куерган су парларының (тамчылар, кар һәм боз кристаллары формасында) тыгыз томан рәвешендәге массасы. Җир өстендәге шундый тупланмалар томан дип атала. Болыт явым-төшемнең барлыкка килүен һәм режимын билгеләүче, атмосфера һәм Җирнең җылылык режимына йогынты ясаучы, һава торышын билгеләүче мөһим фактор. Болытның барлыкка килүе башлыча һаваның адиабатик суынуы белән бәйле [өскә күтәрелгәндә һава [[температура]]сы югары ноктасына (су парының [[конденсация]]сенә) җиткәнче һәр 100 м 0,6° -ка суына].
 
== Болыт төрләре ==
Барлыкка килү биеклеге һәм формасына бәйле төркем (0,5—2 км; төркем-яңгырлы), катлаулы (1—2 км; катлаулы-төркем, катлаулы-яңгырлы), биек (2—6 км; биек төркемле, биек катлаулы), кыйгач (6—10 км; кыйгач-төркем, кыйгач-катлаулы) болытларга бүленә. Болытның күп өлеше [[тропосфера]]да була; мәрвәт болыт стратосферада барлыкка килә, көмеш болытлар — мезосферада. Койма [[явым-төшем]] [[циклон]]нар үткән вакытта барлыкка килүче катлаулы һәм төркем болыт белән бәйле. Биек болытлар белән гадәттә вак күзле һәм почкак яңгыр бәйләнгән.
 
Каурыйсыман болытлар — җиңел болытлар. Шунлыктан алар күк йөзенең иң биек өлешендә булалар. Өем болытлар түбәндәрәк йөзәләр, тышкы күренешләре, формалары белән зур мамык төргәген хәтерләтәләр. Катламлы (катлы-катлы) болытлар зур-зур катламнардан торалар. Болытлар, нигездә, шундый төрләргә бүленә. Кайчакта алар, үзара катнашын, катламлы-өем, каурый-сыман-өем, каурыйсыман-катлам-лы һ.б. төр болытлар да хасил итәргә мөмкиннәр. Тагын каракучкыл төстәге яңгыр болытлары, кара болытлар була. Гадәттә, алар үзләре белән яңгыр яки кар алып киләләр. Бу вакытта яшен яшенләргә, күк күкрәргә һәм кочле җил чыгарга момкин. Яңгыр болытлары, бик авыр булганлыктан, җиргә якын урнашалар.<ref>[http://www.tatknigafund.ru/books/2287/read?locale=tt#page72 Җил каян килә? бит72]</ref>
 
== Болытлылык ==
Болытлылык - күк йөзенең болытлар белән каплануы. [[Болытлылык]] күләме балларда үлчәнә (0—2 — аяз, 3—7 — ярым аяз, 8—10 — болытлы күк). Болытлылыкның тәүлек йөрешендә гадәттә ике максимум күзәтелә: иртән иртүк һәм көндез төштән соң. [[Башкортстан]]да гомуми болытлблыкның уртача еллык күләме 6,6—7,0 балл тәшкил итә. Уртача ел буена 41 аяз һәм 148 болытлы көн билгеләнә (Уфа—Дим метеостанциясе). Болытлылыкның максимумы октябрь-ноябрьгә туры килә; минимумы — августка. Болытлылык күләме төньяктан көньякка таба үзгәрүчән: [[Дыван районы|Дыван]] һәм [[Яңавыл]] метеостанцияларында гомуми Болытлылыкның уртача еллык күләме 7,1—6,9 балл, [[Мәләвез]] һәм [[Җылаер районы|Җылаер]] [[метеостанция]]ләрендә — 6,4—6,6 балл тәшкил итә.
 
== Галерея ==
{|
|
Строка 35 ⟶ 36 :
{{искәрмәләр}}
 
== Чыганак ==
* [http://башкирская-энциклопедия.рф/index.php/component/content/article/8-statya/2408-bolot Болыт] {{ref-ba}}