«Кыйссаи Йосыф» битенең юрамалары арасында аерма

Нет изменений в размере ,  1 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
к
Тамга: вики-текст мөхәррире 2017
Шушында Мәгъриб иле хөкемдары булган Тәймусның бердәнбер сөекле кызы чибәр Зөләйха, әле үсмер кыз чагында ук, Йосыф сурәтен төшендә күреп, аңар гашыйк булганы билгеле була. Зөләйха төшендә күренгән сурәт иясенең Мисыр газизе, ягъни фиргавен-фараон иленең баш хөкемдары дип уйлый, әтисенә хәбәр итә. Шунда ук хат язып, Мисырга илчеләр җибәрелә, алар газизнең Зөләйхагә өйләнергә ризалык белдергән язма хатын алып кире кайталар. Зөләйха күп дөяләргә асыл мал төяп, үзен тәрбияләгән даясен — сөт анасын, башка кол-хезмәтчеләрен алып юлга чыга. Ләкин Зөләйха мондагы хөкемдар аның төшенә кер­гән гүзәл кыяфәтле егет түгеллеген күргәч, Кыйтфирнең сараена керергә, шул рәвешчә язмышка буйсынырга мәҗбүр була. Күңелсез еллар уза. Бер көнне Мисырга Малик Дәгыйр кәрваны килә. Базар мәйданына Йосыфны сатуга куялар. Сарай чарлагыннан аны күрүгә, Зөләйха һушын җуеп җиргә ава — аның төшенә кергән, үзенә гашыйк иткән сурәт иясе шушы кол малай була.
 
Мисыр газизе Кыйтфир, мәгълүм булганча, Йосыфны зур бәһагә сатып алып кайтып, Зөләйхагә аны «безнең улыбыз булсын» дип тапшыра. Моңа Зөләйха бик сөенә, кол малайны үз тәрбиясенә ала. Алты-җиде елдан Йосыф балигълеккәбалигълыкка ирешә. Зөләйханең әүвәлге хисләре яңадан уяна, гыйшык уты тагын көчлерәк дөрләп яна. Ләкин Йосыф Зөләйхагә бары ихтирам гына саклый, аның аздыруына бирелми. Төрле чаралар күреп тә теләгенә ирешә алмаган хатын, ачуланып, Йосыфны зинданга ташлата.
 
Йосыф төрмәдә унике ел үткәрә. Бу арада элекке фиргавен һәм аның вәзире Кыйтфир үлеп, тәхеткә яшь мәлик Рәййан утыра. Ул бер гаҗәп төш күрә, Йосыф аңа шушы төшне аңлата. Рәййан Йосыфны зинданнан чыгарта, аны баш вәзир итә. Зөләйха исә һаман Йосыфны онытмый. Бер көнне, алар очрашкач, карт, гарип Зөләйха Йосыфка үзенең кем булуын әйтә. Йосыф аның бу хәленә гаҗәпләнә, хәтта ышанып бетми. Зөләйха үз сүзләренең хаклыгын исбатлар өчен аның камчысын сорап ала, шул рәвешчә, Йосыф Зөләйха хисләренең ихласлыгын, сүзләренең тугърылыгын аңлый. Кодрәтле хөкемдарга тәңредән Зөләйхагә өйләнү хакында әмер килә, һәм Зөләйха илаһи көч ярдәмендә яңадан элекке яшьлегенә, чибәрлегенә кире кайта. Билгеле булганча, ул Кыйтфирнең хатыны да булмаган икән: [[Аллаһ|тәңре]] Кыйтфир янына Зөләйха урынына пәри кызын җибәреп торган, шуңа күрә Зөләйха гыйффәтле хәлдә сакланган икән. Зөләйхадән Ифраһим һәм Мөсалим дигән ике угыл туа.
4935

правок