Эфир (элемент): юрамалар арасында аерма

классик элемент
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ильвир (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «'''Эфир''' ({{lang-la|aether}}, ул {{lang-grc|αἰθήρ}} «югары һава катламы» суүзеннән алынган) — антик һәм урт...»
(аермасы юк)

30 сен 2019, 15:13 юрамасы

Эфир (лат. aether, ул бор. грек. αἰθήρ «югары һава катламы» суүзеннән алынган) — антик һәм урта гасыр натурфәлсәфәсендә, физика һәм алхимиядә иң нечкә бишенче элемент. Латин терминының эквивалентлары Рим һәм урта гасыр фәлсәфәсендә кулланыла.

Башта борынгы юнан мифологиясендә «эфир» термины югары (тау), аеруча нечкә (сирәгәйтелгән), Алла сулаган һаваның үтә күренмәле һәм нурландыргыч катламын билгеләгән.

Бу җәһәттән (күк матдәсе) бу терминны борынгы грек фәлсәфәсендә — Анаксагор һәм Эмпедокл кулланганнар.

Эмпедокл дүрт элементлар — су, җир, ут һәм һава турында укулар булдырган. Аристотель аларга каршы килгән иң нечкә бишенче элементны — Эфирны өстәде. Бөтен дөньяны үз эченә алган дүрт элемент вертикаль һәм һоризонталь буенча хәрәкәт итә һәм бер-берсенә әйләнә ала. Космос өлкәсендә Ай һәм аннан да югарырак булган күк тәннәре эфирдан тора, ул мәңгелек, башка элементларга күчми һәм әйләнмә хәрәкәт итә.

Бу термин Рим һәм урта гасыр фәлсәфәсендә сакланган. Аны Лукреция куллана.