«Касыйм Тәхау» битенең юрамалары арасында аерма

1 байт убрано ,  9 месяцев назад
к
к (→‎Тәрҗемәи хәл: clean up using AWB)
 
Касыйм Нуриәхмәт улы Шөгер (хәзерге Лениногорск) районының Тукмак (Тукмак-Чишмә) авылында алты балалы гаиләдә үскән. [[Иске Шөгер]] мәктәбендә тугызынчы сыйныфта укыганда – 1943 елның 6 гыйнварында армиягә алына. Моңарчы [[Кытай Республикасы]]ның бер өлкәсе дип саналган [[Маньчжурия]]гә җибәрелә. Чик буенда, хәрби бурычын үтәп, япон самурайларын тыеп тора. 1945 елның июнендә исә, кәмисия узгач, минометчы Касыйм [[Өркет]] хәрби авиация механиклары мәктәбендә укырга яраклы дип табыла. Таныклык алгач, (1947 елдан) [[Украина]]ның Чугуевтагы хәрби авиация училищесында механик вазифасында хезмәт итә. Иртәдән кичкә кадәр һавага күтәрелгән истребительләрнең төзеклеген кайгырта. Эшен тиешенчә башкаргач, ялга җибәрелә. Тукмактан әйләнеп килгәч исә, юлдагы солдатның киңәшенә колак салып, [[Казан]]га хат җибәрә. Үтенеч, ул еллардагы тәртип буенча, [[Гали Динмөхәммәтов]]ка тапшырыла. Югары Совет Рәисе аның күчермәсен Мәскәүгә – СССР хәрби көчләр министры Александр Василевскийга юллый. Нәтиҗәдә шигырьләрен, язмаларын татар матбугатында бастырырга хыялланучы лейтенант К.Тәхаутдинов 1949 елның августында Казанга – хәрби авиатехниклар училищесына күчерелә.
 
Журналист булу хыялына ирешү өчен Касыйм, хәрби хезмәттән аерылмыйча, башта кичке урта мәктәп тәмамлый. Күп тапкыр рапорт язгач, 1956 елда хәрби хезмәттән җибәрелә. Әмма газета редакцияләрендә эш табылмый. Таныш-белешләре ярдәме белән Калинин исемендәге заводка ([[Точмаш]]) ул станокчы булып кына урнаша. Монда сигез ай буе снаряд ясый. Бераздан [[Казан дәүләт университеты]]нда, кешеләр һәм хайваннар физиологиясе кафедрасына өлкән препаратор урын табыла,аңа медицина җиһазларын төзәтү, камилләштерү, яңаларын ясау бурычы куела.
 
Яңа урында эшләвен файдаланап, читтән торып тарих-филология факультетының татар теле бүлегенә укырга керә. Ниһаять, кулына диплом тоткач, 1962 елның җәендә, [[Социалистик Татарстан]] газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алына. 1990 елга кадәр әдәбият, сәнгать һәм уку йортлары, партия, совет, промышленность, төзелеш һәм транспорт бүлекләрендә эшли, җаваплы секретарь урынбасары була. 1990 еллар башында яңа ачылган [[Татарстан хәбәрләре]] газетасы редакциясендә, 1995 елга кадәр, өлкән хәбәрче, хатлар бүлеге мөдире, җаваплы секретарь урынбасары вазифаларын башкара.
1 215 225

правок