Икенче бөтендөнья сугышы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ильвир (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Ильвир (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 121:
 
Рапалл килешүен имзалаганнан соң, [[1922 ел]]ның [[11 август]]ында [[Рейхсвер]] белән [[Кызыл Армия]] арасында хезмәттәшлек турында яшерен килешү төзелә<ref>[http://www.rg-rb.de/index.php?option=com_rg&task=item&id=7578&Itemid=0 Русская Германия] Рейхсвер и Красная армия: брак по расчёту</ref>. Алмания һәм Совет Русиясенең Беренче бөтендөнья сугышы елларында тупланган хәрби-техник потенциалны сакларга һәм үстерергә мөмкинлекләре барлыкка килде<ref name=autogenerated1>[http://www.airpages.ru/dc/lipetsk.shtml Липецкая секретная авиашкола] Немецкий след в истории отечественной авиации. /Соболев Д. А., Хазанов Д. Б.</ref><ref name=autogenerated2>[http://www.litmir.net/br/?b=88237 Немецкие танки в бою] Михаил Борисович Барятинский</ref>. Хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, Кызыл армия Алмания хәрби сәнәгатенең техник казанышларына һәм Алмания Генштабының эш алымнарына юл ала, ә Рейхсвер [[ССҖБ]] территориясендәге өч мәктәптә очучылар, танкчылар һәм химик корал буенча белгечләр әзерли башлый, Алмания хәрби сәнәгатенең бүлендек предприятиеләре базасында үз офицерларын Алмания территориясендә тыелган коралның яңа модельләре белән таныштыра ала<ref name=autogenerated3>[http://www.mgimo.ru/files/210929/Weimar.pdf Внешняя политика Вемарской республики (1919—1932)] / [[Павлов, Николай Валентинович|Н. В. Павлов]] // MGIMO.ru. −2011. — Октябрь.</ref>.
 
[[1928 ел]]ның [[27 июль|27 июлендә]] [[Париж]]да милли сәясәт коралы буларак сугыштан баш тарту турында [[Бриан — Келлог пакты]]на кул куела. Пакт [[1929 ел]]ның [[24 июль|24 июлендә]] үз көченә керергә тиеш була. [[1929 ел]]ның [[9 февраль|9 февралендә]], пакт үз көченә кергәнче үк, [[Мәскәү]]дә «[[Литвинов беркетмәсе]]»&nbsp;— [[ССҖБ]], [[Пүлшә]], [[Румыния]], [[Эстония]] һәм [[Латвия]] арасында Бриан&nbsp;— Келлог пактын вакытыннан алда гамәлгә кертү турындагы Мәскәү протоколы имзалана. [[1929 ел]]ның [[1 апрель|1 апрелендә]] аңа [[Төркия]] һәм [[5 апрель]]дә [[Литва]] кушыла.
 
[[1932 ел]]ның [[25 июль|25 июлендә]] Советлар Союзы һәм Пүлшә һөҗүм итмәскә килешү төзиләр.
 
== Территорияләр ==