Икенче бөтендөнья сугышы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ильвир (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Ильвир (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 116:
 
== Сугыш чыгу шартлары ==
[[Версаль килешүе 1919|Версаль килешүе]] [[Алмания]]нең кораллы көчләрен үстерү мөмкинлеген нык чикләгән. Ләкин, [[Адольф Һитлер|Һитлер]] хакимлеккә килгәннән соң, Алмания Версаль килешүенең чикләүләрен боза башлый — атап әйткәндә, армияга алыну тергезелгән һәм тиз генә төрле хәрби техника эшләп чыгарырга тотына. [[1936 ел]]да Алмания гәскәрләре [[Рейн демилитаризацияләнгән зонасы]]н басып ала. [[1938 ел]]да Алмания [[Аустрия|Австрия]]не һәм [[Чехословакия]]нең бер өлешен үзенә куша.
 
[[1922 ел]]ның [[апрель]]—[[май]] айларында [[Төньяк Британия]]нең [[Рапалло]] дигән порт шәһәрендә [[Генуэз конференциясе]] уза. Шулай ук Совет Русия вәкилләре: [[Георгий Чичирин]] (рәис), [[Леонид Красин]], [[Адольф Иоффе]] чакырылган иде. Алманиядән [[Вальтер Ратенау]] катнашты. Конференциянең төп темасы [[Беренче бөтендөнья сугышы]]нда хәрби хәрәкәтләр вакытында китерелгән зыян өчен компенсация таләпләрен тәкъдим итүдән баш тарту иде. Конференция нәтиҗәсе буларак, [[1922 ел]]ның [[16 апрель|16 апрелендә]] РСФСР һәм Веймар Республикасы арасында [[Рапалл килешүе]] төзү карала. Шартнамә РСФСР һәм Алмания арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләрне тулы күләмдә кичекмәстән торгызуны күздә тота. [[Совет Русиясе]] өчен бу аның тарихында беренче халыкара килешү була. Бүгенге көнгә кадәр халыкара сәясәт өлкәсендә законнан тыш булган Алмания өчен бу килешү принципиаль әһәмияткә ия, чөнки ул халыкара бергәлек дип танылган дәүләтләр арасына әйләнеп кайта башлады.
 
== Территорияләр ==