Шонталы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к мәгълүмат өстәү
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 81:
Шонталы барлыкка килгәнче, ул урыннар калын урманнар белән капланган була. [[Куйбышев тимер юлы|Бөгелмә-Уфа]] тимер юлында станция буларак [[1911 ел]]да телгә алына. Тимер юл төзү өчен урман кисү, [[җир]]нең өске [[Кара төс|кара]] [[туфрак|туфрагын]] читкә чыгару эшендә [[Казан өязе|Казан]], [[Бөгелмә өязе|Бөгелмә]], [[Чистай өязе|Чистай]] өязләреннән килгән кешеләр дә эшләгән<ref>[https://myshentala.ucoz.ru/publ/1-1-0-3 История Шенталы.] Сайт Шенталы{{ref-ru}}</ref>. [[Бөгелмә]]гә узучы поезд паровозларын утын белән тәэмин итү өчен урман кисүчеләр бригадасы оештырыла. Торак пунктта әүвәл Вокзал урамы барлыкка килгән. Анда тимер юл эшчеләре өчен йортлар торгызылган. [[1923 ел]]да торак пунктта башлангыч мәктәп ачыла.
 
[[1928 ел]]га кадәр Шонталы [[Самар губернасы]]ның [[Бөгелмә өязе]]нә, [[1928 ел|1928]]—[[1935 ел]]ларда — [[Урта Идел өлкәсе]] [[Богырыслан округы]]ндана, [[1935 ел]]ның [[4 февраль|4 февраленнән]] [[Самар өлкәсе]] Денис районына кергән. [[1940 ел]]да Денис районы үзәге Шонталыга күчерелгән, район исеме дә [[Шонталы районы]] итеп үзгәртелә. Күрше-тирә авыллардан күчеп килгән кешеләр исәбенә станциядә халык саны арта бара. Җирле сәнәгать [[җитештерү]]ләре барлыкка килә: «Молот» артеле, урман хуҗалыгы, азык-төлек сәнәгате, май заводы. Халыкка инвалидларның «Кызыл Йолдыз» артеле хезмәт күрсәтә: анда чәчтарашханә, фотография, аяк киеме һәм өс киеме тегү остаханәләре, мичкә һәм казылык ясау цехлары була<ref>[http://shentala63.ru/index.php/istoriya История.] Сайт сельского поселения Шентала{{ref-ru}}</ref>.
 
[[1936 ел]]да Шонталы элеваторы сафка баса, урта мәктәп бинасы, [[КПСС|фирка]] район комитеты, район башкарма комитеты биналары төзелә. Оешмалар өчен фатирлар төзү башлана. Шәхси йортлар төзүчеләр арта<ref>[https://myshentala.ucoz.ru/publ/1-1-0-5 Шентала]{{ref-ru}}</ref>.