Галиябану (опера): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
яңа бит ясау
 
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 53:
[[1937 ел]]ның [[август]]ында [[Әхмәт Ерикәй]] әсәрнең либреттосын тәкъдим итә. Операны язу бурычы [[1932 ел]]да ук «Галиябану» сюитасын язган [[Александр Ключарев]]ка тапшырыла. Әмма композитор операны билгеләнгән вакытка тапшыра алмый, шуңа күрә студия җитәкчелеге аның белән килешүне өзә. [[1937 ел]]да бу эшкә [[Мансур Мозаффаров]] алына. Либретто кат-кат тикшерелеп, Әхмәт Ерикәй тарафыннан кабаттан эшләнелә.
{{цитата|автор=[[Муса Җәлил]] рецензиясеннән|Либретто үзенең композициясе белән бик уңышлы эшләнгән. Либретто пьесадан читкә дә китмәгән, һәм шул ук вакытта опера жанрына яраклаштырылып, бик оста кыскартылган, кирәксез вак моментлар төшереп калдырылган. Автор хор, ария, дуэтларны, квартет, триоларны бик урынлы һәм ачык формада эшләгән}}
Мансур Мозаффаров төп партия — Галиябану партиясен махсус [[Галия Кайбицкая]] өчен иҗат итә. Премьерасы [[1940 ел]]ның [[23 июнь|23]], [[24 июнь|24]], [[27 июнь]] көннәрендә, [[Нәҗип Җиһанов]]ның [[Качкын (опера)|«Качкын»]] һәм «Ирек» операларыннан соң уза. [[1944 ел]]ның [[7 (опера)гыйнвар|7]], [[13 гыйнвар]]ларында Татар опера театрында 1940 елгы куелышта күрсәтелә (''дирижер [[Җәлал Садриҗиһанов]]'').
 
«Галиябану» опера сәхнәсендә озак бармый. Сәбәбе — либреттога да (''либретто телендәге җитешсезлекләргә, аның кыска булуына''), музыкага да дәгъвалар күп булуда.