Нәбирә Гыйматдинова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 4:
 
==Биография==
Нәбирә Гыйматдинова [[1956 елныңел]]ның 20 октябрендә Татарстанның Аксубай районы Караса (Карасу) авылында туа. [[1971 елдаел]]да сигезъеллык урта мәктәбне тәмамлап, Иваново шәһәрендә урнашкан һөнәри училищеда укый. [[1973 елдаел]]да Казан шәһәренә күченеп килә. Төзүче-буяучы булып эшли башлый һәм шулай ук, эштән аерылмыйча, Казан дәүләт университетында белем ала.
Язучының беренче әсәрләре матбугатта 70нче елларда күренә башлый. [[1974 елдаел]]да “Йолдызлы кичтә”, “Таңсылу” хикәяләре “Азат хатын” һәм “Идел” журналларында басылып чыга. Шуннан соң бик күп китап бастырып чыгара, хәзер исә “Идел” журналы редакциясендә эшли.1985 елда Ш.Маннур исемендәге әдәби премиянең лауреаты, [[2001 елдаел]]да Ф.Хөсни исемендәге әдәби премиянең лаураты була. 1996 да Татарстан рестубликасының атказанган сәгать эшлеклесе дигән исем ала.
Әсәрләрендә төп темаларның берсе – хатын-кызның язмышы. Геройлары уңай да, тискәре дә түгел, аларда яхшы да, начар сыйфатлар да бергә үрелеп яши, ләкин кайбер персонажларда я усаллык, я шәфкатьлелек артыграк.
Язучының төп геройлары үзләренә көчне табигатьтән алалар. Алар - табигать балалары. Әдип кешеләрне табигать кочагына кире әйләнергә өнди, табигать белән тыгыз бәйләнештә булмаганда адәм баласы шәфкатьлелек, бер-береңне аңлау, ягымлылык, хөрмәт итү һәм башка шундый сыйфатларны югалта баруын күрсәтмәкче була.