Нур Гайсин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Новая страница: «{{Викиләштерү}} '''Нур Гайсин''' - татар шагыйре. ==Биография== Нур Гайсин (Нурулла Әхьяр улы Га...»
 
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 4:
 
==Биография==
Нур Гайсин (Нурулла Әхьяр улы Гайсин ) [[1914 елныңел]]ның 2 ноябренда Башкортстандагы Чакмагыш районы Әхмәи авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Җиде яшеннән ул әти-әнисез кала һәм чит кеше кулында тәрбияләнә. Башлангыч белемне үз авылында ала, [[1930 елдаел]]да Уфадагы телеграфистлар курсына китә. Аны тәмамлагач, ике ел телеграфист һәм орлыкчылык совхозында элемтә бүлеге мөдире булып эшли. [[1933 елдаел]]да Татарстанның Зөя шәһәрендәге төзелеш институты рабфагында укый, шунда әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнә башлый. [[1934 елдаел]]да Казан педагогика институтына укырга керә, укыганда яшь шагыйрьнең “Ватаным өчен”, “Яшьлек таңы” исемле беренче шигырь җыентыклары басылып чыга.
1940–1941 елларда Н.Гайсин Татарстанның Ютазы районы Кәрәкәшле урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Бөек Ватан сугышы башлангач, армиягә алынып, башта зенитчы артиллеристлар курсында укый, ә [[1942 елныңел]]ның апреленнән сугыш беткәнчегә кадәр һава оборонасы гаскәрләрендә взвод һәм батарея командиры булып хезмәт итә. Сугыштан соң Уфада “Кызыл таң” газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, 1946-1952 елларда Казан татар театр училищесында директор урынбасары булып эшли. 1952–1953 елларда яңадан Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. [[1955 елдаел]]да язучылык эше белән генә шөгыльләнә.
Илле елга якын иҗат хезмәте дәверендә Н.Гайсинның ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары басылып чыга. Нигездә мәктәп һәм балалар тормышыннан алып язылган бу китапларда язучы күмәк хезмәт, дуслык, туган җирне ярату кебек олы төшенчәләрне әдәби образлар аша яшь буынга сеңдерергә, аларны патриотик рухта тәрбияләргә омтыла. Әдипнең яшьләргә багышланган “Давыллы көннәрдә”(1947), “Айсылуның мәхәббәте” (1947), “Юл ачык” (1950), “Гаилә киңәшмәсе” (1952), “Ялгышу” (1968), “Югалган макет” (1967) кебек драма әсәрләре дә бар. [[1981 елдаел]]да Н.Гайсинның автобиографик материалга нигезләп язылган проза әсәре – “Кызыл ыштанлы малай” исемле документаль повесте дөнья күрде.
 
[[Төркем:Татар шагыйрьләре]]