Мирхәйдәр Фәйзи: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 4:
 
==Биография==
Мирхәйдәр Фәйзи [[1891 елныңел]]ның 31 октябрендә Оренбург губернасы Орск өязе Күкшел авылында туа. Бу авыл миллионер Хөсәеновларның утары санала. Әдипнең әтисе Мостафа шунда управляющий булып эшли. Димәк, булачак драматург укымышлы һәм һәр нәрсәсе җитешле гаиләдә тәрбияләнгән. Бераздан Мостафа Орск шәһәренә күчеп килә һәм шунда йорт төзеп яши башлый.
Кечкенә Мирхәйдәр авылда чакта ук абыстайлардан сабак ала. Шәһәргә күчкәч, ике ел Орск мәдрәсәсендә укый. [[1905 елдаел]]да иң алдынгы мәдрәсәләрнең берсе саналган Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. Кечкенәдән сәламәтлеккә туймаган Мирхәйдәр ике елдан укуын ташларга мәҗбүр була һәм Күкшел авылына кайтып китә. Монда ул кулына төшкән китаплар укып белемен күтәрә.
Башта шигырьләр яза. 1912, [[1913 еллардаел]]ларда шигырьләрдән генә торган ике китап та бастыра. Шул ук елларда Орскидагы драмтүгәрәк өчен «Яшьләр алдатмыйлар» исемле беренче пьесасын иҗат итә. [[1913 елдаел]]да «Кызганыч» һәм «Тәкъдирнең шаяруы» исемле ике пьеса яза. Пьесаларының икесен дә яшьләр мәхәббәтенә багышлый. Әдип гомеренең соңгы көненә кадәр иҗат итә, ләкин драматург буларак «Галиябану» драмасын язгач кына дан казана. Бу — театр сәхнәсендә иң күп куелган әсәрләрнең берсе.
М.Фәйзи үзенең кыска иҗат дәверендә 16 оригиналь сәхнә әсәре яза, 7 пьеса тәрҗемә итә, халык җырлары җыентыгын төзи, 200 дән артык шигырь, дистәләгән хикәя яза, 70 көндәлек дәфтәре калдыра.
Кече яшьтән үк килгән йөрәк авыруы, соңрак башланган үпкә туберкулезы язучының сәламәтлеген тәмам какшата һәм гомерен чикли — М.Фәйзи [[1928 елныңел]]ның 9 июлендә Башкортстан Республикасының Баймак шәһәрендә вафат була һәм шунда җирләнә. Монда аның музее эшли, бюсты куелган.
 
==Чыганак==