Греция һимны: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
[[Файл:Solomos portrait 4.jpg|thumb|right|300px|Дионисиос Солома]]
[[Файл:MantzarosNikolaos.jpg|thumb|left|300px|Николаос Мантзарос]]
“Азатлык һимны” ('''Ύμνος εις την Ελευθερίαν''') — Грециянең рәсми дәүләт символы. Греция хаклы рәвештә дөньяда иң күләмле тексты булган һимнлы дәүләт исеменә дәгъва кыла ала. Аңарда ким дигәндә 158 куплет исәпләнә. Ә аны иҗат иткән шагыйрь '''Диони́сиос Со́лома''' ('''Διονύσιος Σόλομα — 1798-1857''') поэмасында 254 дүртьюллык бар. Әсәр 1823 елда язылган, аңарда ил азатлыгы өчен көрәшүчеләрнең  каһарманлыгына дан җырлана.<br>
Грециянең шул замандагы кыйралы Георг I аны илнең милли һимны дип игълан итә. Әлбәттә, поэма тексты нык кыскартылган килеш. Яңа һимнның көен '''Николаос Мантзарос''' ('''Νικολαοσ Μαντζαροσ — 1795-1873''') 1828 елда яза. Ул Италиядә белем алган музыка белгече була. Шул сәбәпле, Грецияне кимсетергә теләүчеләр, '''“Ελευθεριά”''' (“Азатлык”) мелодиясе грекларныкы түгел, итальяннарныкы, дип лыгырдана башлыйлар. Әмма бу — яла ягу гына. Греклар үзләре дә баштарак, бу көй безнең музыкаль традицияләргә тәңгәл килми, дип шикләнә торган булганнар. Бу рухландыргыч музыканы беренче кат тыңлап караганда ук, аның атаклы һәм бик борынгы грек биюе “Сиртаки” белән бертуган икәнен абайлыйсың.<br>