Татарларны гыйльми өйрәнү җәмгыяте: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к [[|]] |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 43:
}}
'''Татарны гыйльми өйрәнү җәмгыяте''' ({{lang-ru|Научное общество татароведения}}) — 1923 елда [[Шәрыкне өйрәнү җәмгыяте]] нигезендә хасил була.
[[Николай Фирсов (1864)|Н. Н. Фирсов]], рәис урынбасары —— [[Галимҗан Ибраһимов|Г. Ибраһимов]]. Татарларны, аларның мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү белән шөгыльләнгән.
== Башлангыч чор ==
[[1920-еллар]]
▲[[1920-еллар]]ны тасвирлаучы сыйфат булып, Шәрыкны өйрәнү буенча яңа җәмгыять һәм оешмалар барлыкка килүе тора. Татар халкының дәүләтчелеген торгызу милли мәдәният өлкәсендә тикшеренүләр үткәрергә этәргеч була. Шуңа күрә төбәкне өйрәнүнең төрле тармаклары белән шөгыльләнгән кайбер белгечләрнең эшчәнлеге бердәм оештырылган үзәк булдыруны таләп иткән. Анда фәндә булган иң әһәмиятле мәсьәләләр буенча фикер алышу, киңәшләшү һәм татарчылык буенча чираттагы мәсьәләләрне эшләп чыгару фаразланган. Шундый үзәк булдыруга [[1922 ел]]да беренче адымнар [[Шәркыятьчеләр җәмгыяте]] каршында [[Рәсәйнең Көнчыгышын өйрәнү буенча Татарстан республикасының Фәнни җәмгыяте]] булдырылгач ясала. Тиздән [[Шәркыятьчеләр җәмгыяте]] ябыла, ә аның каршында булдырылган җәмгыять [[ТАССР халык мәгарифе халык комиссариаты]] карамагындагы [[Гыйльми Үзәк]] каршында Татарны гыйльми өйрәнү җәмгыятенә үзгәртелә. Аның беренче тантаналы утырышы [[1923 ел]]ның [[30 май|30 маенда]] татар һәм рус галимнәре катнашында үткәрелә. Шул сәбәпле нәкъ әлеге дата [[Татарны гыйльми өйрәнү җәмгыяте]]нең барлыкка килү датасы дип карала, әмма [[Фәттахова Г.Ә.]] һәм [[Рамил Вәлиев|Вәлиев Р.К.]] үзләренең хезмәтендә башка датаны да атарга мөмкинлеген искәртәләр. Алар фикеренчә, 1923 елның апрелендә Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятен оештыру буенча уздырылган комиссия утырышында түбәндәге нәтиҗә чыгарыла: Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте программасына кертелергә тиешле мәсьәләләр тулысынча Казанда Рәсәйнең Көнчыгышын өйрәнү буенча фәнни Җәмгыятьнең мәсьәләләре булып торалар. Эшчәнлекне тикшергәч, комиссия Рәсәйнең Көнчыгышын өйрәнү буенча фәнни Җәмгыятьненең атамасын Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятенә үзгәртергә, дигән карар чыгара. Шул рәвешле, җәмгыятьнең барлыкка килү датасы дип [[1923 ел]]ның [[22 апрель|22 апрелен]] дә атарга була.
Әлеге чорда татар халкын гыйльми өйрәнү буенча тулы һәм бөтен тикшеренү институты булдыру адымнары да ясала. Аның төп бурычы татар тарихын тикшерү һәм саклау белән җитәкчелек итү була. 1923 елның мартында Гыйльми үзәктә уздырылган киңәшмәдә шундый нәтиҗәгә киләләр.
Институтны булдыру максатыннан махсус комиссия төзелә. Комиссия [[Газиз Гобәйдуллин|Г.С. Гобәйдуллин]], [[Гали Рәхим]], [[Гаяз Максуди|Г.Максудов]], [[Михаил Худяков|М.Г. Худяков]], [[Николай Воробьев (1894)|Н.И. Воробьев]], [[Галимҗан Шәрәф|Г.Шәрәф]] һәм [[Николай Фирсов (1864)|Н. Н. Фирсов]]тан гыйбарәт була.
Строка 51 ⟶ 54 :
=== Җәмгыятьнең максат һәм бурычлары ===
Институт Татарстанны археологик өйрәнү һәм археологик тыюлыкларны саклау өчен махсус фәнни-тикшеренү оешма кебек уйланыла.
Җәмгыятьнең беренче утырышында ук М. Г. Худяковның Казан ханлыгы тарихы буенча язылган хезмәтенең нәтиҗәләре белән таныштырган чыгышы тыңланыла. Доклад турында фикер алышу барышында татар тарихына багышланган бик катлаулы мәсьәләләр кузгатыла. Җәмгыятьнең беренче утырышы кыска вакыт аралыгында Союзның әлегәчә аз тикшерелгән төрки мәдәниятләрне өйрәнүдә зур көч куйган оешма эшчәнлегенең бик уңышлы башланып китүе була. Әлеге җәмгыятьнең программасы нинди булган соң? “ТАССРда татарларны һәм татар мәдәниятен күпъяклы өйрәнү эшләре буенча фәнни эшчәнлек алып баручы, шулай ук бу өлкәгә караган фәнни мәсьәләләрне эшләп чыгарган, кирәкле мәгълүматлар тараткан һәм кешелектә Җәмгыятьнең мәсьәләләренә кызыксыну уята алган шәхесләрне берләштерү” – Җәмгыятьнең төп максаты булып тора.
Строка 58 ⟶ 61 :
=== Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте эшчәнлеге===
1923 ел дәвамында Җәмгыять 3 гомумҗыелыш уздыра.
|