Рөстәм Үтәмишев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
к викиләштерү
Юл номеры - 27:
[[1926 ел]]ның [[23 апрель|23 апрелендә]] [[Татарстан АССР]] [[Мамадыш кантоны]] (''хәзерге'' [[Татарстан]]ның [[Кукмара районы]]) [[Мәчкәрә]] авылында мәгърифәтле бай гаиләдә туган. Әтисе — Исмәгыйль Мөхәммәтгали улы Үтәмишев (''?—[[1937 ел|1937]]''), эре сәүдәгәр, [[Милли Шура]] вәкиле, әнисе — Зөбәйдә Мөхәммәтҗан кызы [[Кәримовлар|Кәримова]] (''[[1895 ел|1895]]—[[1967 ел|1967]]''), нәшир [[Кәримовлар|Мөхәммәтҗан Кәримов]] кызы, Казан гимназиясен тәмамлаган. Сеңлесе Түрфәндә. [[1929 ел]]да гаилә репрессияләнә, [[Мәчкәрә]]дәге йортларыннан куыла<ref>''Андрей Лебедев''. [http://rt-online.ru/p-rubr-obsh-38190/ Заповедный край Ишман-бабая]. [[Республика Татарстан (гәҗит)|«Республика Татарстан»]], 15.12.2007{{ref-ru}}</ref>. Гаилә башлыгын [[Мордовия]] лагерьларына сөрәләр, хатыны Зөбәйдәне ике баласы белән [[Урал]] артына сөргенгә җибәрәләр. Юлда барганда Зөбәйдә ике баласы белән эшелоннан (''поезддан'') төшеп калып, качып, [[Үзбәкстан]]ның ерак районында яшеренә. Кызы Түрфәндә 16 яшендә тифтән үлә. Улы Үзбәк исемен Рөстәмгә алыштыра.
 
[[1943 ел]]да Р. И. Үтәмишев [[Бөек Ватан сугышы]]нда катнаша. Урта белемле яшь хәрбиләрне югары уку йортларына укырга җибәрү турында приказ чыккач, Ленинград авиация приборларын төзү институтына (''[[1998 ел]]дан Санкт-Петербург дәүләт аэрокосмик прибор төзү университеты'') укырга керә, аны [[1951 ел]]да тәмамлый. ССРБ Хәрби-һава көчләренең дәүләт фәнни-тикшеренү һәм сынау институтында эшли. [[1967 ел|1967]]—[[1984 ел]]ларда ССРБ сәламәтлек саклау министрлыгының Бөтенсоюз дәүләт медицина җиһазлары буенча фәнни-тикшеренү һәм сынау институтының (''хәзерге'' Бөтенроссия медицина җиһазлары буенча фәнни-тикшеренү һәм сынау институты, {{lang-ru|ФГБУ «ВНИИИМТ»}}) нигез салучысы, беренче директоры<ref>[https://www.vniiimt.ru/o-vniiimt/istoriya-instituta/ История института]. Сайт ФГБУ «ВНИИИМТ»{{ref-ru}}</ref>. [[1984 ел]]дан ССРБ медицина фәннәре академиясенең Бөтенсоюз хирургия фәнни үзәге каршындагы фәнни-техник шура рәисе. Аның җитәкчелегендә [[космонавт]]ларны әзерләү өчен җиһазлар, {{Тәрҗемә ителмәгән 3|Глобус (навигация-эзләп табу үзәге)|«Глобус»|en|Voskhod Spacecraft "Globus" IMP navigation instrument}} навигация-эзләп табу үзәге, «Восток», «Восход», «Союз» космик корабларында физиологик тикшеренү һәм медицина контроле өчен аппаратура уйлап табыла, «ССРБның 1986-2000 елларга фәнни-техник алгарышының комплекслы программасы» эшләнә. Р. И. Үтәмишев — 300 фәнни хезмәт, 120 уйлап табу авторы.
[[1999 ел]]ның [[14 август]]ында [[Мәскәү]]дә вафат. [[Мәскәү өлкәсе]] [[Щёлково]] шәһәре Гребенское зиратында әнисе кабере янәшәсендә җирләнгән.