Мәчкәрә: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к викиләштерү
к яңа бүлек исеме өстәү: Шәхесләр
Юл номеры - 71:
'''Мәчкәрә''' — [[Татарстан Республикасы]]ның [[Кукмара районы]]ндагы татар авылы.
 
== Тарих ==
{{rq|wikify}}
Элек-электән Кукмара районындагы Мәчкәрә авылын Ишмән иле дип йөрткәннәр. Мәчкәрә исеме исә мариларның “маскар” сүзеннән алынып, “аю” дип тәрҗемә ителә. Аюлар бу җирдә күпләп булганмы-юкмы, анысы билгесез. Әмма Ишмән – иң элек сәүдәгәр һәм меценат Үтәмешевлар туган урын.
 
1610 елда дөньяга килгән Ишмән Туктар улы, Бөрбаштан (Балтач районы) Мәчкәрәгә килеп йорт сала. Бөрбашка исә алар XVII гасырда, [[Касыйм ханлыгы]] юкка чыгарылгач кайткан була. Туктаргали Бөрбаш авылы зиратына күмелгән. Кабердәге дата – 1675 ел.
 
=== Үтәмишевләр ===
Ишмән нәселенең иң танылган вәкиле – [[Габдулла Үтәмишев|Габдулла Габдессәлам улы ҮтәмешевҮтәмишев]]. Дөнья могҗизасы булырдай [[Мәчкәрә мәчете|мәчетне]] 1791 елда Мәчкәрәдә ул төзетә. Ике катлы [[Мәчкәрә мәчете|беренче Җәмигъ мәчете]] авыл үзәгендә, урамнар кисешкән җирдә урнашкан. Ул заманындагы иң яхшы шәһәр мәчетләре дәрәҗәсендә йөргән. [[Мәчкәрә мәчете|Изге бина]] классицизм элементлары кушылган “Петербург бароккосы” һәм татар декоратив сәнгате стилендә төзелгән. Манараның кыйбласын галим [[Габденнасыйр Курсави|Г. Курсави]] күрсәтеп биргән була. 1793 елда монда беренче намаз укыла.
 
Габдулла ҮтәмешевҮтәмишев тарихка XVIII гасыр ахырында текстиль мануфактурасына нигез салган, беренче [[гилдия]] [[Малмыж]] сәүдәгәре буларак кереп калган. Габдулла белемле шәхес була, аның дин хакында берничә китабы бар. Хәләл җефете – дин белгече Г. Курсавиның бертуган сеңлесе Мәрхәбә.
 
Туку фабрикалары хуҗасы Габдулла ҮтәмешевныҮтәмишевны Русия һәм чит илләрдә юмарт меценат буларак та белгәннәр. Ул Русиядә 150ләп мәчет төзеткән. Казандагы [[Иске Таш мәчет]] тә аның хисабына торгызылган. [[Мәрҗани|Ш. Мәрҗани]] үзенең “[[Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар]]” китабында болай дип яза: “Габдулла илнең олы байларыннан булып, дәүләтенең зурлыгы, юмартлыгы, гыйлем һәм дингә мәхәббәте, галимнәргә дуслыгы белән шөһрәт казанган. Яхшылык һәм изгелекнең истәлеге итеп йөз иллеләп мәчет салдырды...” Шунысы да хак: иң беренче иман йортын Габдулла бай нәкъ менә туган җирендә – Ишмән илендә төзетә.
 
Беренче Җәмигъ мәчетенең [[Сатыш мәдрәсәсе |Сатыш]], [[Иж-Бубый мәдрәсәсе|Иж-Бубый]] белән бер дәрәҗәдә торган мәдрәсәсе дә булган. Шәкертләр [[Казан]], [[Сембер]], [[Уфа]] шәһәрләре, [[Нократ губернасы]], хәтта [[Азия]] илләреннән килеп укыганнар. Олуг шәхесләрдән – бөек акыл иясе [[Каюм Насыйри|К. Насыйриның]] әтисе, тарихчы-галим [[Хөсәен Әмирхан|Х. Әмирхан]], дин белгече Г. Курсави, галим-фәлсәфәче Ш. Мәрҗанинең бабасы [[Сөбхан әл-Мәрҗани]] да монда гыйлем алганнар.
Строка 87 ⟶ 88 :
 
Мәчкәрәдән башка бер сәүдәгәр — [[Хәмзә Габделвәлиев]] дә чыккан. Ул яшь чакта [[Кыргызстан]] якларына чыгып китеп, шунда төпләнеп калган. Аның оныгы [[Чыңгыз Айтматов]] — күренекле кыргыз язучысы.
 
== Шәхесләр ==
* [[Рөстәм Үтәмишев]] (1926-1999), РСФСР атказанган уйлап табучысы (1966).
 
[[Рәсем:Мәчкәрә җәмие.jpeg|300px|thumb|center|Мәчкәрәдә Үтәмишевлар йорты төзекләндерелгәннән соң]]