Мәсгуд Гайнетдин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 2:
'''Мәсгут Гайнетдин''' — әдәбиятчы-галим. Хезмәтләре борынгы татар әдәбиятына, [[Хәсән Туфан|Х.Туфан]] иҗатына багышланган.
 
Мәсгут Гайнетдинов 1929 елда [[Куйбышев өлкәсе]]нең [[Яңа Малыклы районы]], [[Лабит]]<ref>Хәзер [[Сембер өлкәсе]]нә керә.</ref> авылында Вәлиәхмәт-мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Вәлиәхмәтне хокуклардан мәхрүм итәләр, балалары белән өеннән куып чыгаралар, ләкин ул туган төбәген ташлап китми. Мәсгут ачлык-ялангачлыкны, кыерсытулар, талаулар, тентүләрне күреп үсә. Күршедәге [[Әбдери]] авылында җиде еллык мәктәпне тәмамлый. [[Камышлы татар педагогика училищесы]]нда белем ала. 1950 елда [[Мәләкәс укытучылар институты]]ның, 1957 елда [[Ташкент педагогика институты]]ның тарих бүлекләрен тәмамлый. Бер үзбәк кышлагында балалар укыта.
 
1964 елда читтән торып [[Казан университеты]]на аспирантурага керә. 1972 елда Х.Туфан шигъриятенә багышланган диссертациясен яклый (фәнни җитәкчесе — [[Зәет Мәҗит]]).