Мәсгуд Гайнетдин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 3:
 
Мәсгут Гайнетдинов 1929 елда [[Сембер өлкәсе]]нең [[Лабит]] авылында Вәлиәхмәт-мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Вәлиәхмәтне хокуклардан мәхрүм итәләр, балалары белән өеннән куып чыгаралар, ләкин ул туган төбәген ташлап китми. Мәсгут ачлык-ялангачлыкны, кыерсытулар, талаулар, тентүләрне күреп үсә. Күршедәге [[Әбдери]] авылында җиде еллык мәктәпне тәмамлый. [[Камышлы татар педагогика училищесы]]нда белем ала. 1950 елда [[Мәләкәс укытучылар институты]]ның, 1957 елда [[Ташкент педагогика институты]]ның тарих бүлекләрен тәмамлый. Бер үзбәк кышлагында балалар укыта.
 
1964 елда читтән торып [[Казан университеты]]на аспирантурага керә. 1972 елда Х.Туфан шигъриятенә багышланган диссертациясен яклый (фәнни җитәкчесе — [[Зәет Мәҗит]]).
 
1968 елда [[Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты]]ның әдәбият секторына лаборант итеп урнаша, тиздән өлкән фәнни хезмәткәр вазифасына җитә. Х.Хәйри, Нил Юзиев җитәкчелегендә алты томлы «Татар әдәбияты тарихы»н язуда катнаша.
 
[[Төркем:Сембер өлкәсендә туганнар]]