Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 23:
[[1922 ел]]да асылда «Сәйяр» труппасы нигезендә һәм аңа төрле яклардан, төрле труппалардан (''мәсәлән, [[«Аң» труппасы]]ннан'') артистлар, драматурглар, музыкантлар җыелу нәтиҗәсендә дәүләт театры төзелә. Ул «Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театры» дип атала, аның җитәкчесе итеп Г. Кариевның шәкерте — артист, режиссер, драматург [[Кәрим Тинчурин|К. Тинчурин]] билгеләнә. [[1926 ел]]да театр Академия исеменә лаек була, ә [[1939 ел]]да Галиәсгар Камалның 60 еллык юбилее уңае белән театрга аның исеме бирелә.
 
[[1920 ел|1920]]—[[1930 ел]]лар театр эшчәнлегендә төрле эзләнүләр, тәҗрибәләр чоры. Драматург Ф. Сәйфи-Казанлы сүзләре белән әйткәндә: «Безнең театрда ... романтизм да, [[футуризм]] да бар, ләкин театрның 99 проценты — реалистик». Халык тормышыннан алып язылган мелодрамалар, чит ил классикасыннан [[Уильям Шекспир|У.Шекспир]] әсәрләре, чор кадагына кагылышлы милли һәм тәрҗемә пьесалар репертуарның тотрыклы булуына ярдәм итә.
 
[[1923 ел]]да [[Казан]]да [[Казан театр укуханәсе|театр техникумы]] ачыла һәм татар театрына артистлар хәзерләүне башлап җибәрә. [[1926 ел]]да труппа техникум тәмамлаган беренче артистлар [[Галия Булатова]], [[Галия Нигъмәтуллина]], [[Галия Кайбицкая]], [[Хәким Сәлимҗанов]] кебек яшь талантлар белән тулылана. [[1930 ел]]да театрыбыз [[Мәскәү]]дә [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|ССРБ]] халыклары театрлары Олимпиадасында катнаша. Шуның нәтиҗәсе буларак, режиссурага яңа таләпләр куела һәм махсус югары белемле режиссерлар әзерләү өчен талантлы яшьләр [[Мәскәү]]гә укырга җибәрелә. [[1928 ел]]да татар театры махсус җиһазландырылган, уңайлыклары булган бинага күчә (Горький урамы, 13-нче йорт).