Мәрҗани мәчете: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 37:
XVIII гасыр башында барлык мәчетләр дә агачтан эшләнгән булалар. Бары тик Екатерина II идарәсе вакытында гына татарларга таштан беренче гыйбадәт кылу урыннары - манаралы мәчәтләр төзү рөхсәт ителә. Мондый мәчетләр икәү була. Беренчесе - Мәрҗани , икенчесе - [[Апанай мәчете]]. Ул вакытта әлеге мәчетләр соборный мәчет дип аталганнар, шулай ук җәмигъ (таш мәчәте дигән) атамалар да каралган.
 
Әби патшаның үзенең шәхси рөхсәтен белән [[1766 ел|1767 елда]] бирсә дә , әлеге мәчет бары [[1770 ел|1771 ел]]ларда гына сафка баса. Бу вакыт аралыгында мәхәллә кешеләре арасында төзелеш өчен акча туплана. Проект авторы мигъмар В.И. Кафтырев булырга мөмкин. [[1861 ел]]да коммерция советнигы [[Ибраһим Юнысов|Ибраһим Гобәйдулла улы Юнысов]] ([[1806 ел|1806]]–[[1886 ел|1886]]) тырышлыгы белән мәчет тирәли агач койма урынына кирпеч койма ясала, бинаның төньяк ягында баскычлы янкорма төзелә, бина үзе дә азрак (чама белән бер [[тәрәзә]] озынлыгында) фасады буенча «үсә». [[1863 ел]]да шул ук сәүдәгәр мәчетнең михраб урынын киңәйтә, зурайта, шунда тәрәзә дә ясата. [[1885 ел]]да икенче гильдияле казан сәүдәгәре Зәйнулла Госманов мәчет манарасын яңадан, үзгәртеп төзеп куя. [[1887 ел]]да сәүдәгәрләр [[Вәлиулла Гыйззәтуллин]] ([[1837 ел|1837]]–[[1916 ел|1916]]) һәм [[Мифтахетдин Вәлишин]] ([[1811 ел|1811]]–[[1904 ел|1904]]) акчасына мәчет манарасының түгәрәк балконы челтәрләп эшләнгән тимер парапет (култыкса сыман җайланма) белән әйләндереп куела.
 
== Бинаның архитектурасы ==