Огюст Конт: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up
Üzgäreş (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 29:
Конт төп игътибарын башта табигать фәннәренә юнәлдерелгән булса, соңрак ул социаль проблемаларга таба борыла. Конт предметларның объектив рәвештә билгеле бер галәми сузулыкта һәм билгеле бер вакыт эчендә яшәүләрен тәкрарлый. Конт чынбарлыктан аерылган фәлсәфи гыйлемнәрне тәнкыйтьли. Ләкин болар белән беррәттән ул [[материализм]]нан һәм [[диалектика]]дан читләшә. Үз гамәлләрен, гомумән, бернинди юнәлешкә дә бәйләмичә алып барырга тырыша, материализмнан да, идеализмнан да «өстен» торганлыгын исбатларга омтыла.
 
Контның фәлсәфи карашлары күбрәк [[субъектив идеализм]]га һәм [[агностицизм]]га авыша. Мәсәлән, ул дөньядагы күренешләрнең объектив сәбәплелеген инкяр итә, хакыйкатьне тану мәсьәләсендә үзен нисбилек (релятивизм), агностицизм тарафдары итеп күрсәтә. Русиядә [[Һерцен]], [[Белинский]] һәм [[Николай Платонович Огарев|Огарев]], Контның позитивлык рухындагы фәлсәфәсен [[Һегель]] тарафыннан ирешелгән диалектикадан кирегә чигенү дип бәялиләр.
 
Контның фәлсәфи хезмәтләре «сул тарафтан» да, шулай ук «уң тарафтан» да тәнкыйтьләнә. Контның идеалистик пландагы карашларын материализм вәкилләре тәнкыйтьләсә, «наив реализм »ын субъектив идеалистлар һәм агностиклар — [[Кант]], [[Беркли]], [[Юм]] тарафдарлары — тәнкыйть итәләр.