Сингапур: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 54:
Сингапурда казылма байлыклар юк, шуңа күрә ул чит илләрдән чимал гына түгел, ә бәлки энергия чыганакларын, хәтта сазлыклы җирләрен яхшыртыр өчен ком да сатып алырга мәҗбүр. Эчәр су да юк, ул аны Малайзиядән ала (хәер, хәзер биредә куәтле су чистарту системалары үсеш ала башлаган). Ләкин шулай булуга карамастан, республика хөкүмәте үз алдына аны чәчәк атучы илгә әверелдерү бурычын куйган һәм бу планны бик уңышлы тормышка ашырып килә. Сингапур бүген җан башына туры килүче эчке тулай продукт буенча (28 мең доллар) АКШны (34 мең доллар) куып җитеп килә. Ул – иң бай «Азия арысланы». Шуның өстенә, алтын валюта резервы да 80 миллиард доллар тәшкил итә.
 
Йөк әйләнеше буенча дөньядагы иң зур [[Роттердам]] портыннан гына калышучы диңгез порты һәм нефть порты, биш нефть эшкәртү заводы, электр техникасы, радиоэлектроника, оптика-механика, суднолар төзү, ремонтлау, авиация, металл эшкәртү, агач эшкәртү, химия, азык-төлек, туку, җиңел һ.б. тармак заводлары урнашкан. каучык, каһвә, чәй һ.б. беренчел эшкәртү предприятиеләре дә бар. Әле авыл хуҗалыгы өчен дә җир кала. Утрауда дуңгызчылык, кошчылык белән шөгыльләнәләр. Халыкара аэропорт төзелгән. Тимер һәм автомобиль[[автомобил]] юллары белән утрау [[Малакка ярымутравы]] белән тоташкан.
 
Сингапурның экономик үсешенә промышленность белән авыл хуҗалыгы гына түгел, ә бәлки банклар һәм биржалар да нык булыша. Сингапур, Гонконг белән беррәттән, Көньяк-Көнчыгыш Азиянең финанс-сәүдә үзәге дә.