Гносеология: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Üzgäreş (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Üzgäreş (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 2:
 
Еш эпистемологияга мәгънәдәш сүз бүлтәеп тору.
 
Танып белү — дөньядагы предметлар, күренешләр турында белем алу, аларның асылына төшенү, булган белемнәрне киңәйтү, арттыру, камилләштерү. Танып белү [[борынгы греклар]] илендә антик чорда ук галим- нәрнең игътибарын үзенә җәлеп итә торган булган. Предмет һәм аның турында фикер, предмет һәм аның турында белем, субъектның фикере белән аның белеме арасындагы мөнәсәбәт, белем һәм хакыйкать, предмет белән белем арасындагы мөнәсәбәт һ. б. шундый мәсьәләләр буенча бәхәсләр алып барылган. Ләкин бу мәсьәләләрне чишү танып белү күренешенең асылын ачуга китерә алмаган әле. [[XVII гасыр|XVII]]-[[XVIII гасыр]]лар танып белү проблемасын югарырак нигездә карый башлау белән характерлана. Фәлсәфәдә бу проблема, гомумән, алгы планга чыга башлый. Ләкин танып белү проблемасын хәл итүдә галимнәр арасында бердәмлек тиз генә табылмый. Бәхәсләр бигрәк тә танып белү процессында хәлиткеч әһәмияткә ия булган факторлар тирәсендә бара башлый. Шушы бәхәсләрдә бер-берсенә каршы ике тенденция — [[сенсуализм]] һәм [[рационализм]] — барлыкка килә.