Татар дәүләт «Әкият» курчак театры: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рәшит абый (бәхәс | кертем)
к Бинаның архитектурасы
Рәшит абый (бәхәс | кертем)
к искәрмә
Юл номеры - 47:
[[1934 ел]]да оештырылган театрның дистә еллар үз бинасы булмый. Башта Профсоюзлар урамында почмак арендалый. Аннан [[Казан дәүләт яшь тамашачы театры|яшь тамашачы театры]]ның бер өлешенә урнашып тора. [[1959 ел]]да гына Изге рух иңү чиркәвенең ({{Lang-ru|Духосошественская церковь}}) ([[1731]]-[[1735 ел]]ларда [[Постау бистәсе]] сәүдәгәре Иван Михляев акчасына тол хатыны Евдокия Дрябкина-Михляева төзеткән) икенче катын бирәләр. [[1970 ел]]да беренче каттагы фатирларны күчереп бетергәч, театр [[Луковский урамы (Казан)|Луковский урамындагы]] элекке чиркәү бинасына тулы хуҗа була.<ref>[http://sobory.ru/article/?object=21040 Соборы.ру сайтында]</ref>
 
Театрның Питырбур урамындагы яңа бинасын төзүгә 4 ел вакыт китә ([[2008]] – [[2012]]). [[Татарстан]] бюджетына 1,3 млрд сумга төшә.<ref>[http://univerhostel.ru/publ/dostoprimechatelnosti_kazani/teatr_kukol_ehkijat_na_samom_dele_skazka/4-1-0-14 Әкият театры чыннан да әкият!]</ref>[[2012 ел]]ның 1 мартында «Әкият» театры мигъмарлар әкияттәге кирмәнгә охшатып корган яңа бинага күченә. Бу бина- ны Казанда совет чорыннан соң төзелгән архитектура җәүһәре диеп атарга мөмкин.[9] Ул шәрык элементлары белән баетылган катнаш стильдә төзелгән. Аның архитекторы - Светлана Ахметовна Мамляева.27 метр биеклектәге,ак доломиттан һәм граниттан төзелгән әкият йорты - тәрәзә уемнары,төсле пыялалардан ясалган ялгаулар,түгәрәк тәрәзәләр белән бизәкләнгән. Фасадында бик матур архитектура детальләре бар. Үзәк фасад алдында,шарга баскан, бронзадан ясаган малай сыны тора. Бу - тынычлык символы. Ишек өстенә 2 бәхет кошы белән уралган матур сәгать куелган. Тагын да өстәрәк 4 курчак фигурасы тора. Бу бинаның эчке бизәлүе дә бик матур. Холлда элегант колонналар ак һәм алтын төсләргә буялган түшәмгә омтылалар. Идән шахмат тактасын хәтерләтә. Эскәмияләр - хан тәхетенә охшаганнар. Ике матур тамаша залы бар: зур залда 250 урын, кече залда 100 урын.<ref>[http://e-kazan.ru/recreation/place/122.htm Казанский портал сайтында]</ref> Файдалы мәйданы ''17 150 кв.м''<ref>[http://youreporter.ru/ugc/20120919/754000528_7.html Ты –репортер сайтында]</ref>
 
== Репертуар ==
Юл номеры - 98:
 
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}9. <nowiki>https://www.business-gazeta.ru/article/354257</nowiki>{{Татар театрлары}}
{{искәрмәләр}}
 
{{Татар театрлары}}
{{Татарстан театрлары}}
{{Казан истәлекле урыннары}}