Шиһабетдин Мәрҗани: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Интревики турында |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 26:
== Тормыш [[Юлык|юлы]]==
Шиһабетдин Мәрҗани [[1818 ел]]ның [[16 гыйнвар]]ында [[Казан өязе]] (хәзерге [[Әтнә районы]]) [[Япанчы]] авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә.
Мәрҗанинең шәхес буларак формалашуында ике як нәселенең укымышлыгы төп роль уйный. Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин әл-Мәрҗани
Ун ел укып, [[Ташкичү мәдрәсәсе|әтисе мәдрәсәсен]] тәмамлаган егет дүрт ел дәвамында [[Ташкичү мәдрәсәсе]]ндә укыта да. Белемгә сусау аны [[1838 ел]]да [[Бохара]]га алып килә һәм ул анда төрле мәдрәсәләрдә белемен баета.
Юл номеры - 34:
[[1843 ел]]да Шиһабетдин [[Сәмәрканд]]ка килеп “Шердар” мәдрәсәсендә укый, тирә-юнь авылларга чыгып, балалар укыта, халык белән аралаша. Ике елдан Бохарага яңадан әйләнеп кайта һәм ул вакытта ук яхшы танылган “Мир Араб” мәдрәсәсендә белемен янә тирәнәйтә.
[[1848 ел]]да туган якларына әйләнеп кайта, башта Ташкичүдә, аннары [[Казан]]ның беренче мәчетендә имам (мулла) булып тора һәм аның янындагы [[Мәрҗания мәдрәсәсе|мәдрәсәдә]] балалар укыта. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли: руханилык, педагоглык һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара. Бу елларда аның [[Каюм Насыйри]], үзенең укучысы булып, зур галим дәрәҗәсенә ирешкән [[Хөсәен Фәезханов]]лар белән аралашуы мәгълүм. Мәрҗани [[Вилһелм Радлов|Василий Радлов]], [[Александр Казем-Бек]], [[Иосиф Готвальд]], Владимир Вельяминов-Зернов һәм башка профессорлар белән дә хезмәттәшлек итә. [[Казан үнивирситите|Казан университеты]]нда уздырыла торган гыйльми чараларда катнаша. Биредә аның Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып торуы да билгеле. [[1877 ел]]да шушы җәмгыятьнең IV Бөтенроссия корылтае уздырыла. Мәрҗани бу мәртәбәле мәҗлестә [[татар теле]]ндә доклад ясый. Университет галиме В. В. Радлов аны [[урыс теле|урысчага]] тәрҗемә итеп аңлата. Бу доклад һәр ике телдә IV археология съезды материаллары арасында [[1884 ел]]да “Труды IV археологического съезда в Казани” дигән җыентыкта Казанда басыла. Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗанинең [[1879 ел|1879]]-[[1880 ел]]ларда [[Истанбул]] аркылы Гарәбстанга [[хаҗ]]га баруы билгеле. Аның бу сәфәрдә күргән-кичергәннәре “Рихләтел-Мәрҗани” (“Мәрҗани сәяхәте”) исеме белән [[Ризаэтдин Фәхретдин]] тарафыннан бастырып та чыгарыла.
Шиһабетдин Мәрҗани – гаять тирән, төпле белемле зат. Ул, татар, [[төрки телләр]]еннән тыш, [[гарәп теле|гарәп]], [[фарсы теле|фарсы телләрен]] камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза.
|