Мәрҗани мәчете: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 35:
 
== Төзелү тарихы ==
XVIII гасыр башында барлык мәчетләр дә агачтан эшләнгән булалар. Бары тик Екатерина II идарәсе вакытында гына татарларга таштан беренче гыйбадәт кылу урыннары - манаралы мәчәтләр төзү рөхсәт ителә. Мондый мәчетләр икәү була. Беренчесе - МәрҗәниМәрҗани , икенчесе - [[Апанай мәчете]]. Ул вакытта әлеге мәчетләр соборный мәчет дип аталганнар, шулай ук җәмигъ (таш мәчәте дигән ) атамалар да каралган.
 
Әби патшаның үзенең шәхси рөхсәтен белән [[1766 ел|1767 елда]] бирсә дә , әлеге мәчет бары [[1770 ел|1771 ел]]ларда гына сафка баса. Бу вакыт аралыгында мәхәллә кешеләре арасында төзелеш өчен акча туплана. Проект авторы мигъмар В.И. Кафтырев булырга мөмкин. [[1861 ел]]да коммерция советнигы [[Ибраһим Юнысов|Ибраһим Гобәйдулла улы Юнысов]] ([[1806 ел|1806]]–[[1886 ел|1886]]) тырышлыгы белән мәчет тирәли агач койма урынына кирпеч койма ясала, бинаның төньяк ягында баскычлы янкорма төзелә, бина үзе дә азрак (чама белән бер [[тәрәзә]] озынлыгында) фасады буенча «үсә». [[1863 ел]]да шул ук сәүдәгәр мәчетнең михраб урынын киңәйтә, зурайта, шунда тәрәзә дә ясата. [[1885 ел]]да икенче гильдияле казан сәүдәгәре Зәйнулла Госманов мәчет манарасын яңадан, үзгәртеп төзеп куя. [[1887 ел]]да сәүдәгәрләр [[Вәлиулла Гыйззәтуллин]] ([[1837 ел|1837]]–[[1916 ел|1916]]) һәм [[Мифтахетдин Вәлишин]] ([[1811 ел|1811]]–[[1904 ел|1904]]) акчасына мәчет манарасының түгәрәк балконы челтәрләп эшләнгән тимер парапет (култыкса сыман җайланма) белән әйләндереп куела.
 
== Бинаның архитектурасы ==
[[Рәсем:RR5111-0070R.gif|left|thumb|150px|Русия Банкының истәлекле монетасы]]
Мәчет К.Каюм Насыйри һәм 3. [[Зәйни Солтан урамы (Казан)|3әйни Солтан]] урамнары кисешкән җирдә, формасы дөрес булмаган участокта, урам сызыгына почмак белән урнашкан. Бинасы ике катлы. Төньяк ягында, югарыда әйтелгәнчә, [[Т (кириллица)|«Т»]] хәрефе рәвешендәге янкормасы бар. Шушы янкорманың уң ягы көньяк тарафыннан мәчеткә керү ясалган. Мәчетнең беренче каты төрле хуҗалык эшләре (ихтыяҗлары) өчен көйләнгән, икенчедә исә анфилад рәвешендә гыйбадәт кылу заллары урнашкан. Мәчетнең эчке биналары гөмбәзле түшәм белән капланган. Икенче кат гөмбәзләре алтын йөгертелгән үсемлекләр орнаменты һәм әвәләп ясау сәнгате (лепнина) үрнәкләре белән бизәлгән. Аларда [[барокко]] декоры белән татар декоратив-кулланма сәнгате алымнары күренә. Диварларда әвәләп ясалган бизәкләр зәңгәр, яшел һәм алтын төсләргә буялган. Залларны бер-берсеннән аерган диварның уң ягында манара баскычларына чыга торган ишек урнашкан. Манара эчендәге бормалы баскыч өске яруска алып бара, шуннан түгәрәк балконга чыгарга мөмкин. Манара ярусларының өчесендә дә декоры юк диярлек — алар эклектизм чорында төзелгән. Икенче каттагы [[тәрәзә]]ләрнең биек аркалы уемнары барокко стилендә эшләнгән йөзлек белән чорнап алынган. Почмаклар һәм аралыклар (ике тәрәзә яки ике ишек арасында стеналар) парлы һәм беремле (бер иңле) пилястрлар (ярымколонна) белән бизәкләнгән. Пилястрларның иң өске өлешләрендә (капителендә) татар декоратив сәнгате элементлары күренә. Мәрҗани мәчете — [[XVIII гасыр|ХVIII]]–[[XIX гасыр|ХIХ]] гасыр дәвамындагы татар-мөселман архитектурасының иң гүзәл истәлекләренең берсе. Мәрҗани мәчетен салу белән 200 елдан артык «пыскып» яткан татар-мөселман традицион монументаль архитектурасы яңадан торгызыла, аякка баса башлый. Мәчетнең тышкы һәм эчке эшләнешенә яңа аһәңнәр — барокко мотивлары — кертелә. Ул замана өчен алдынгы архитектура стильләрен вә формаларын файдалану нәтиҗәсендә Мәрҗани мәчете Казан вә гомумрусия архитектурасында күренекле, үзенчәлекле урын ала.
 
== Имамнар ==
Мәчет төзелешен башлап җибәрүчеләрнең берсе һәм аның беренче имамы Әбүбәкер бин Ибраһим булган. Әбүбәкер хәзрәт үз заманасының танылган дин эшлеклесе һәм [[Ырынбур мөселман диния нәзарәте|Ырынбур Диния нәзарәтенең]] казые булган. 1793 елда Әбүбәкер бин Ибраһимның үлеменнән соң, мәчетнең икенче имамы итеп, күренекле дин галиме Ибраһим Хуҗаш (1825 елда үлгән) сайлана. Ул Кавказдагы Гали әш-Ширвани мәдрәсәсендә гыйлем алган. Тарихи чыганакларда Ибраһим хәзрәт бик тәкъвалы һәм ихласлы булган дип әйтелә. Ибраһим хәзрәт Ислам дине турында берничә китап язып калдырган. 1825-1848 елларда беренче таш мәчетендә имам вазыйфаларын муллалар - Мостафа Хафиз һәм Сәгыйть Хәмидов башкарган. <ref>http://marjani-mechet.ru/tt/history<br /></ref>
 
[[1850 ел|1850]]–[[1889 ел]]ларда ошбу мәчеттә имам-хатыйб булып күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, педагог, дин галиме [[Шиһабетдин Мәрҗани]] ([[1818 ел|1818]]–[[1889 ел|1889]]) эшли. Мәчет аның исеме белән аталган.
 
Габделхәбир хәзрәт Яруллин1967Яруллин 1967 елдан алып 1994 елга кадәр МәрҗәниМәрҗани мәчетенең беренче имам-хатыйбы вазыйфасын үтәгән.
 
Бүгенге көндә МәрҗәниМәрҗани мәчетендә Казан мөхтәсибәте урнашкан. Шулай ук МәрҗәниМәрҗани мәчетендә [[Тәлгать Таҗетдин|Тәлгат хәзрәт Таҗетдин]], [[Равил Гайнетдин|Равил хәзрәт Гайнетдин]], [[Госман Исхакый|Госман хәзрәт Исхаков]] кебек күренекле дин әһелләре имамлык вазыйфаларын башкарганнар.
 
== Мәчетнең атамалары ==
Әлеге мәчетне элек «Беренче Җәмигъ мәчете», «Иске таш мәчет», «Юныс мәчете» дип тә йөрткәннәр. Озак вакыт беренче таш мәчет Юнысов мәчете дип аталды, чөнки мәчет сәүдәгәр Ибраһим Гобәйдулла улы Юнусов акчасына каралган иде. Хәзерге атама [[Шиһабетдин Мәрҗани]] хөрмәтенә багышланган. Әлеге имам бик оста вәгазьче була. Кешеләр МәрҗәниМәрҗани янына дип килә торган булалар. Шулай итеп халык телендә нәкъ менә шушы атама сакланып кала.
 
== Мәчетнең бүгенгесе ==
Башкалабызның иң борынгы мәчетләренең берсе булган әлеге Аллаһ йортында бүгенге көндә дә Ислам динен киң тарату буенча эш төрле юнәлешләрдә алып барыла. Мәчет – тулы бер комплексны эченә ала. Аның карамагындагы барлык оешма һәм хезмәтләрнең төп максаты – мөселман халкы өчен дин юлында зарур булган эшләрнең асылын аңлату, ярдәм итү. Мәчеттә биш вакыт намаз, һәр җомга саен вәгазь һәм җомга намазы, бәйрәм намазлары, яңа туган сабыйларга исем кушу, гаилә коручыларга никах үткәрелә, мәрхүмнәрне соңгы юлга озатуда шәригать кушкан барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә, аларны искә алу буенча Коръән ашлары оештырыла. Моннан тыш мәчеттә төрле мәдәни чаралар, конкурслар, кызыклы шәхесләр, дин белгечләре белән очрашулар да зур игътибарга лаек.
 
Әл-МәрҗәниМәрҗани мәчете биләмәсендә ел саен Бөтенроссия ислам китап күргәзмәсе дә иң актуаль чараларның берсенә әверелде. Рамазан ае дәвамында мәчет, хәйриячеләр ярдәме белән Ифтар ашлары оештыра, Корбан бәйрәмендә корбан чалу, мөселманнарны корбанлык маллар белән тәэмин итү эшләре башкарыла.
 
Алга таба Казанның Вознесение бистәсендә “Иркен” мөселман комплексы тулы көченә эшчәнлеген җәелдерәчәк. Биредә мәчет, мәдрәсә-интернат һәм балалар бакчасы эшли башлаячак. Мәчет карамагындагы фотостудиядә исә мөселманнар соравы буенча төрле чараларны фото һәм видеога төшерү һәм аларны тиешле дәрәҗәдә эшкәртеп бирү мөмкинлеге дә бар. <ref>http://marjani-mechet.ru/tt/mechet_turinda</ref>
Юл номеры - 65:
 
* Мәчетнең гыйбәдәтханәсе 3 залга бүленә. Беренчесе - мәчет намазын, икенчесе - сөннәт намазын, өченчесе - фарыз намазын символлаштыра. Шулай ук мондый бүленеш мич белән җылыту өчен уңайлы булган. Афгандагы элекеге мәчетләр дә шушындый типта төзелә торган булган.
* Фарыз залының түшәмендә Екатерина II кышкы сараендагы кебек орнамент рәвешендә эшләнгән лепнинаны күрергә була. Әлеге 4 бизәк [[Әби патша|Әби патшаның]] үзенә күрә "печате" булган.
* Мәчетнең арткы диварында кабер ташы бар. Аның язуларын да укырга була, ул төзелеш материаллары белән капланмаган. Әлеге таш төзелеш вакытында табыла , [[Шиһабетдин Мәрҗани]] имамлык итә башлаганчы ул мәчет залында торган. Мәрҗани исә аны кыблакыйбла ягыннан алып арткы стенага беркетеп куя. Кабер ташына Мөхәммәтгали дигән исем язылган.
 
== Моны да карагыз ==