Карл Фукс: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рәшит абый (бәхәс | кертем)
к Биографик фактлар эстәлде
Рәшит абый (бәхәс | кертем)
к Биографиясе. Хезмәтләре
Юл номеры - 33:
1801 елда Фукс Россиянең көнчыгыш районнарына сәяхәтькә чыга.Бу төбәкнең үсемлекләрен әйбәт итеп өйрәнә.
 
Петербургка кайткач,1805 елның көзендә, Фукс күптән түгел ачылган Казан императрор университетына профессор булып билгеләнә. ТәбигатьТабигый белеметарих һәм ботаника фәннәре укыта. Лекцияләрне кызык итеп рус телендә укый. Студентларны экскурсияләргә алып бара. Бу турыда студентлар үз истәлекләрендә матур язмалар калдырганнар. Фукс университетта ботаника бакчасы да утырта.
 
1819 елдан Фукс патология, терапия һәм клиника кафедрасын җитәкли.
Юл номеры - 41:
1823-1827 елларда (бүленеп ) ректор булып эшли.
 
Университетта укытудан башка, Карл Федорович Фукс, авыруларны дәвалау белән дә шөгыльләнгән. Гади халык,татарлар да, аны хөрмәт иткәннәр.Өйләренә чакырганнар, хатын-кызлар ягына да үтәргә рөхсәт биргәннәр. Аның мөһерендә дә «Табиб Фукс» диеп язылган була.
[[Казан татарлары]]ның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен беренче өйрәнүчеләрдән. Хезмәтләре медицинага, [[Казан]] тарихына, татар, [[чуашлар]], [[башкортлар]], [[мордва]]ларның мәдәнияте һәм этнографиясенә карый.
 
1833 елда 56 яшлек Карл Фукс оставкага чыга.
 
Күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Карл Федорович Фукс 4-нче дәрәҗәле Изге Владимир ордены (1819), икенче дәрәҗәле Изге Анна ордены (1824) һәм шул орденга алмаз бизәк белән (1826) бүләкләнгән. Аңа "Действительный статский советник " чины бирелә.
 
Казанда яшәүнең беренче елларыннан ук төбәкне өйрәнә башлаган. [[Казан татарлары|Казан]] мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен беренче өйрәнүчеләрдән. Хезмәтләре медицинага, [[Казан]] тарихына, татар, [[чуашлар]], [[башкортлар]], [[мордва]]ларның мәдәнияте һәм этнографиясенә карый.Ул минераллар,борынгы тәнкәләр,кулъязмалар,китаплар җыйган. Татарлар арасында ихтирамлы булуыннан файдаланып Фукс татарларның дини йолаларын, бәйрәмнәрен, гаилә тормышын өйрәнгән, алар турында мәкаләләр,китаплар язган. Алар арасында ике монография дә бар:«Краткая история города Казани» һәм «Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях». Бу китапларында ул татарларның көнкүрешләрен, киемнәрен, йорт-җирләрен, ризыкларын, бәйрәмнәрен җентекләп тасвирлый. Йортларның чисталыгы, гаиләдәге татулык,татарларның кунакчылыгы турында яза. Шулай итеп татарлар турында объектив мәгълүмәтне бөтен дөньяга тарата.
 
Гаиләсе.
 
1821 елда 44 яшьлек Карл Фукс казан дворянкасы Александра Андреевна Апехтинага (1797-1853) өйләнә.Кызлары София-не үстерәләр. Александра Андреевна - шәгыйрә, әдәби салонның хуҗабикәсе. Бу салон 25 елдан артык Казан зыялылары җыела торган үзәк булган. Бирегә атаклы әдипләр, галимнәр килгәннәр. Шулай арасында Казанда үтеп барганда тукталган А.Гумбольдт, А.С.Пушкин да бар.
 
Карл Фукс 1846 елның 24(12) апрелендә үлә. Галимне соңгы юлга озатырга гаҗәеп күп кеше килә.Алар арасында татарлар да була. Казанның Арча зиярәтенә күмелә.
 
<br />
 
==Истәлеге==