«Суүсемнәр» битенең юрамалары арасында аерма

36 байт добавлено ,  1 год назад
Сүзләргә сылтама
к (→‎top: clean up)
(Сүзләргә сылтама)
 
[[Рәсем:Ulva lactuca.jpeg|right|270px]]
'''Суүсемнәр''' ({{lang-la|Algae}}) — [[үсемлекләр]] дөньясының иң борынгы вәкилләре: алар 2,5 млрд ел чамасы элек барлыкка килгәннәр. Су­үсемнәр төрләренең гомуми саны 35 мең чамасы. Бу төркемнең күп санлы вәкил­ләре арасында [[бер күзәнәкле организм­нар]] — суда пассив йөзүчеләре дә ''(мәсә­лән, [[хлорелла]])'' һәм камчылары ярдә­мендә хәрәкәтләнүчеләре дә (хламидомо­нада) очрый. Колониаль формалары берничә күзәнәктән алып йөзгә кадәр күзәнәкне берләштерергә мөмкин, ''мәсә­лән, [[волъвокс]]''. Күп күзәнәкле җепсыман суүсемнәр нечкә җепләре белән сулык төбенә берегә яки суның төпкә якын һәм аннан өстәрәк катламнарында төер­ләр рәвешендәге тупланмалар — бака ефәген барлыкка китерә. Күп күзәнәкле суүсемнәрнең шактый формалары (мә­сәлән, диңгез кәбестәсе — ламинария) диңгез төбендә әрәмәлекләр хасил итә. Атлантик океанда Азор утрауларына якын сайлыкларда, бирегә [[Миксикә|Мексика]] яр буйларыннан агым белән килеп, сар­гассум суүсеме урнашып калган. Аның тупланмалары шундый зур мәйданны били, хәтта шул диңгезне Саргасс дип атаганнар.
 
Суда килеп чыккан һәм тулы геоло­гик эпохаларны кичергән суүсемнәр, анда яшәү шартлары даими булганлык­тан, үзләренең беренчеләреннән аз аеры­лып торган формаларын хәзерге көнгә кадәр саклаганнар.
Суүсемнәр җенси һәм җенессез юл белән үрчиләр. Җенессез үрчү махсус күзәнәкләр — [[споралар]] һәм [[зоо­споралар]] белән тормышка аша, алар аерым органнарда яки веге­татив күзәнәк эчендә өлгерәләр. Споралар хәрәкәтсез, ә зооспора­лар камчылары ярдәмендә хәрәкәтләнәләр. Һәр икесе тышча белән капланган һәм күп санлы була. Зооспоралар еш кына организмны төзүче вегетатив күзәнәкләрдән аерылып тормый; берникадәр вакыт хәрәкәтләнгәннән соң, алар камчыларын югалталар һәм, гадәти [[споралар]] кебек, яңа суүсем булып үсә башлыйлар.
 
Бер [[Күзәнәк|күзәнәкле]] суүсемнәрнең [[вегетатив үрчү]]е [[күзәнәк]]нең икегә бүленүе белән, [[күпкүзәнәклеләр]]нең — катлама кисәкләре, коло­ниаль формаларның колония таркалу белән бара.
 
Суүсемнәр уңайлы шартларда, гадәттә, җенессез юл белән үрчиләр. Яшәү шартлары начарланганда (югары яки түбән темпе­ратура, артык үрчеп киткәндә тирәлектә матдәләр алмашы про­дуктларының туплануы, сулыкларның пычрануы) алар җенси юл белән үрчи башлыйлар.
 
=== Суүсемнәрнең әһәмияте ===
[[Органик матдәләрнематдә]]<nowiki/>ләрне барлыкка китерү­челәр буларак, суүсемнәрнең экологик роле гаять зур. Суүсемнәр төрле шартларда (мәсәлән, төрле тирәлектә) тереклек итүгә җай­лашканнар. Бу аларның күзәнәкләрендә, хәтта бик аз гына якты­лыкта да, фотосинтезның нәтиҗәле баруына мөмкинлек бирүче төрле (яшел, кызгылт сары, кызыл) пигментлар ясалу белән аңлатыла.
 
Кайбер суүсемнәр тереклек эшчәнлеген — бик түбән, ә икенче­ләре югары температурада да саклап кала. Мәсәлән, поляр һәм биек тау шартларында алар кар өстендә дә яши. Еш кына суүсем­нәрдән (кар хламидомонадасыннан) кар кызыл, яшел, көрән, сары төсләргә керә. Күп кенә суүсемнәр кар һәм боз капламы астында да үлми.