Люция Хәсәнова: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
→Искәрмәләр: {{rq|stub|wikify|check|cat}} |
к →Тәрҗемәи хәле: clean up using AWB |
||
Юл номеры - 3:
== Тәрҗемәи хәле ==
1951 нче елның 3 июнендә [[Арча]] районы [[Хәсәншәех]] авылында туа. Кечкенәдән үк җырларга ярата. Районда, мәктәптә, үткән җыр бәйгеләрендә катнашмыйча калмый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, [[Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле|Татарстан җыр һәм бию ансамбленә]] кабул ителә. Анда эшләгән елларда [[Урта Азия
1970 нче елда, Ленинград мәдәният институтының Казан филиалы ачылгач, ансамбльнең хор җитәкчесе Җ. Котдусов тәкъдиме белән шушы уку йортында белем ала. Люциянең җырлавы анда тагын да камилләшә, дирижерлык һөнәрен дә үзләштерә, вокал белән шөгыльләнә, күп тапкырлар хорда башлап җырлый. Вуз студентлары белән [[Германия
Люция Хәсәнова Татар дәүләт филармониясенең концерт бригадаларында да эшли. Ул татар җырын яратуы, милли репертуарны белүе һәм югары культуралы башкаруы белән башкалардан аерылып тора, борынгы халык җырларын да, татар-рус композиторлары әсәрләрен дә яратып башкара. Татар композиторларының вокаль-җыр иҗатын актив пропагандалаучыларның берсе дә әле ул. [[Татар профессиональ музыкасы|Татар музыкасына]] нигез салучы [[Салих Сәйдәшев|С.Сәйдәшев]], Ф.Яруллин, [[Нәҗип Җиһанов|Н.Җиһанов]], [[Җәүдәт Фәйзи|Җ.Фәйзи]] җырлары һәм романслары җырчының репертуарында зур урын алып тора.
Л.Хәсәнова Татарстан Композиторлар берлеге пленум һәм съездларының концертларында һәрдаим катнашып килә: Рәсәй Композиторлар берлегенең [[Омски
Хәзер Люция ханым Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә вокал дәресләре бирә. Ул инде бик күп җырчылар әзерләп чыгарды.
Доцент гыйльми дәрәҗәсе ала. 1986 нчы елда Люция Хәсәновага “Татарстанның атказанган артисткасы” дигән мактаулы исем бирелә.
Люция Хәсәнова табигать биргән байлык – лирик-драматик тавышка ия. Татар җырларын башкару серләрен белеп, аның асылын сизә, милли җыр сәнгате бизәкләренең үзенчәлекләрен белеп башкара. Аның җырчылык талантына халык җырларын тоемлауда уникальлек хас.
|