«Мөфтәдин Гыйләҗев» битенең юрамалары арасында аерма

к
clean up using AWB
(яңа бит ясау)
 
к (clean up using AWB)
 
== Тәрҗемәи хәле ==
[[1938 ел]]ның [[1 июль|1 июлендә]] [[Башкортстан АССР]] [[Дүртөйле районы]] [[Түбән Аташ]] авылында туган. Мәскәү дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган (''[[1969 ел|1969]]'').
 
[[1958 ел]]дан — [[Кушнаренко районы|Кушнаренко]], [[1966 ел]]дан — [[Чакмагыш районы|Чакмагыш]], [[1975 ел]]дан — [[Илеш районы|Илеш]] районнары мәдәният йортларының баянчы-аккомпаниаторы.
 
== Иҗаты ==
[[1960-еллар]]да җырлар яза башлый. 400 дән артык җыр, вальс, бию көе, марш иҗат иткән. Биш җыр китабы дөнья күргән: «Сарманай» (''[[Уфа]], [[1993 ел|1993]]''), «Әле дә дуслар бар әле» (''[[1993 ел|1993]]''), «Күңелем моңнары» (''[[2007 ел|2007]]'') һ. б. Туган якка мәхәббәт, туган як табигатенә соклану белән сугарылган, якыннарга багышлап язылган җырлары тамашачы тарафыннан яратып кабул ителә. «Сарманай» (''Вил Казыйханов сүзләренә''), «Сагындыра туган як» (''[[Риф Мифтахов]] сүзләренә''), «Әрем исе, әрем тәме» ''([[Роберт Миңнуллин]] сүзләренә''), «Мин әнкәемне төшемдә күрдем», «Минем кадерлеләрем» (''икесе дә — үз сүзләренә'') һ. б. җырлары заманында хитка әверелгән.
 
[[Роберт Миңнуллин]], [[Гөлшат Зәйнашева]], Вил Казыйханов, [[Риф Мифтахов]], [[Марсель Сәлимов]], Эльверт Хәмәтшин, Уран Кинҗәбулатов, [[Муса Сираҗи]], Венера Каһирова һ. б. шагыйрьләр сүзләренә язылган җырлары [[Илфак Смаков]], [[Зәки Мәхмүтов]], [[Фән Вәлиәхмәтов]], [[Зөһрә Сәхәбиева]], [[Фәнүнә Сираҗетдинова]], [[Асия Смакова]], [[Салават Фәтхетдинов]], [[Рөстәм Асаев]] һ. б. билгеле җырчыларның репертуарына кергән<ref>[http://nauka.x-pdf.ru/17kulturologiya/535220-1-gorodskaya-biblioteka-filial-1-predstavlyaet-virtualnuyu-knizhnuyu-vistavku-lyublyu-tebya-moy-gorod-razdel-kak-sozdava.php Дүртөйле үзәк китапханәләр челтәре]</ref>.
== Бүләкләре, мактаулы исемнәре ==
* [[1984 ел|1984]] — БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре<ref>[http://durtuli-kdc.ru/zasluzhennye-rabotniki-kultury-rb/ Дүртөйле мәдәният-ял үзәге]</ref>
* [[1993 ел|1993]] — БР атказанган сәнгать эшлеклесе<ref>[http://w.pravosudie.biz/bashkortostan1/act69/787.htm Указ Президиума ВС РБ от 16.09.1993 N 6-2/440г "О присвоении почетного звания "Заслуженный деятель искусств Республики Башкортостан" Гилязеву М.М."]</ref>
 
== Сылтамалар ==
1 234 896

правок