Рифат Гаспринский: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 27:
== Тәрҗемәи хәле ==
[[Файл:Р.И.Гаспралы.jpg|200px|thumb|right|Рифат Гаспралы — гимназист]]
[[1886 ел|1886 ел]]ның [[14 апрель|14 апрелендә]] [[Таврия губернасы]] [[Бакчасарай]] шәһәрендә мәгърифәтчеләр [[Исмәгыйль Гаспринский]] (''[[1851 ел|1851]]—[[1914 ел|1914]]'') һәм [[Зөһрә Акчурина]] (''[[1862 ел|1862]]—[[1903 ел|1903]]'') гаиләсендә туган. Бертуганнары Хәдичә (''ата бер, ана икенче туганы''), Нәгар, [[Шәфыйка Гаспринская|Шәфыйка]], Хәйдәр, Мансур. [[1894 ел]]да [[Акмәсҗит]]тә ир-егетләр өчен гимназиягә укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. [[1904 ел]]да [[Казан дәүләт университеты|Казан император университетының]] юридик факультетына укырга керә. Аннан Харьков университетына күчә. [[1909 ел]]ның [[25 апрель|25 апреленнән]] — «[[Тәрҗеман]]» гәҗитенең рәсми мөхәррире, [[Исмәгыйль Гаспринский|әтисе]] вафатыннан соң (''[[1914 ел]]ның [[24 сентябрь|24 сентябре]]''), гәҗитнең нәшрияты белән дә җитәкчелек итә башлый, нәшриятны үз исеменә күчерә. [[1914 ел]]ның [[28 октябрь|28 октябреннән]] [[1918 ел]]да гәҗит ябылганчы «[[Тәрҗеман]]»ны {{тәрҗемә ителмәгән 3|Хәсән Сабри Айвазов|Хәсән Сабри Айвазов|ru|Айвазов, Асан Сабри}} (''[[1878 ел|1878]]—[[1938 ел|1938]]'') белән бергә алып бара <ref>''Fahri Solak''. [http://ismailgaspirali.org/ismailgaspirali/?p=147 . TERCÜMAN GAZETESİ BİBLİYOGRAFYASI]. ismailgaspirali.org{{ref-tr}}</ref><ref>[http://www.crimea.ru/item_info_big.htm?id=1295 Айвазов Асан Сабри]. crimea.ru{{ref-ru}}</ref>. [[1918 ел]]ның [[23 февраль|23 февралендә]], [[РСДРП|большевикларның]] [[Кырым татарлары|кырым татар]] милли хәрәкәтенә карата кылган репрессиясенә каршы җавап итеп, «[[Тәрҗеман]]»ны чыгудан туктата.
 
[[Октябрь инкыйлабы|Инкыйлабтан]] соң, барлык туганнары да [[мөһаҗир|мөһаҗирлеккә]]леккә китә. Рифат берүзе [[Кырым]]да кала. Рәссам, этнограф {{тәрҗемә ителмәгән 3|Хөсәен Боданинский|Хөсәен Боданинский|ru|Боданинский, Усеин Абдрефиевич }} (''[[1877 ел|1877]]—[[1938 ел|1938]]'') белән бергә И. Гаспринскийның музей-йортын оештыралар. Музей күренекле кырым татар мәгърифәтчесенең тууына 70 ел тулуга багышлап ачылган (''[[1921 ел|1921]]''). [[1921 ел]]ның [[21 март]]ыннан Рифат Гаспралы әлеге музеыйның директоры итеп билгеләнә. [[Бакчасарай]]да И. Гаспринский исемендәге китапханә мөдире булып тора. Соңрак [[Бакчасарай хан сарае|Бакчасарайдагы Хан сарае]] музее директорының урынбасары итеп билгеләнә.
 
[[1925 ел]]ның [[5 декабрь|5 декабрендә]] 41 яшендә бөер чиреннән вафат була. [[Зынҗырлы мәдрәсәсе]] зиратында, [[Исмәгыйль Гаспринский|әтисе]] һәм [[Зөһрә Акчурина|әнисе]] кабере янәшәсендә җирләнгән.