«Шәһри Чаллы» газетасы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Чыганаклар: clean up using AWB
к викиләштерү
Юл номеры - 39:
Гәзит исеме «Чулман-Идел» дип куела. Аннары, күпмедер вакыт узгач, атамада шәһәр исеме дә чагылырга тиеш дигән фикергә киләләр. Аны «Шәһри Чаллы» дип үзгәртәләр. [[1991]] нче елның 30 декабреннән соң газета Чаллы шәһәр хакимияте органына әверелде. [[1992 ел]]да гәзит тиражы хәзерге чор өчен хыялларда күрерлек 75 мең белән исәпләнә.
 
[[1993 ел]]ның апрелендә «Шәһри Чаллы» балалар һәм яшүсмерләр өчен «[[Көмеш кыңгырау]]» кушымтасы белән чыга башлый. Шуның белән газетаның атналык саны 4кә җитә.
1996 елның 1 гыйнварыннан исә «[[Көмеш кыңгырау]]» мөстәкыйль газета булып чыга башлый. [[1996 ел]]ның 1 гыйнварыннан [[1999 ел]]ның 1 гыйнварына кадәр «Шәһри Чаллы» атнасына 5 сан булып чыга. Бюджеттан финанслау киметелгәнлектән, [[1998 ел]]ның июлендә үк редакциянең 6,5 штат берәмлеге кыскартыла һәм газетаның чыгуы [[1999 ел]]ның 1 гыйнварыннан атнасына 3 сан белән чикләнә.
 
«Шәһри Чаллы» беренчеләрдән булып ([[2003 ел]]да) пәрәвездә үз интернет сәхифәсен булдырган басма.