Кәрим Тинчурин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к калып өстәү
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 30:
[[1906]] елның февралендә, мәдрәсә тәртипләренә каршы чыккан өчен, 87 шәкертне, алар арасында Кәрим Тинчурин да була, «Мөхәммәдия»дән куалар. Ул башта [[Тамбу губернасы|Тамбу]] якларына китеп урман каравылчысы булып эшли, аннары [[Нижгар]], [[Сарытау]] якларындагы авылларда балалар укыта. Хикәяләр, новеллалар, шигырьләр яза башлый.
 
[[1910]] елны беренче татар профессиональ труппасы [[Сәйяр|«Сәйяр»]] җитәкчесе [[Габдулла Кариев|Г.Кариев]] белемле, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган егетне [[1910 ел]]ны [[«Сәйяр» труппасы|«Сәйяр»]] труппасына артист итеп чакыра. К.Тинчуринның артистлык таланты тиз ачыла. [[Галиәсгар Камал|Г.Камал]], [[Гаяз Исхакый|Г.Исхакый]], [[Фатих Әмирхан|Ф.Әмирхан]], А.Островский, Ф.Шиллер һ.б. драматургларның әсәрләрен сәхнәдә уйнап, ул үзенчәлекле образлар тудыра.
 
Дөрес, әле ул театрда эшли башлаганчы — [[1906 ел]]да ук сәхнә әсәрләре яза башлый. Ләкин К.Тинчурин актив рәвештә әдәби иҗат белән [[Сәйяр|«Сәйяр»]]<nowiki/>дә шөгыльләнә башлый. Бер-бер артлы «Шомлы адым» ([[1910]]-[[1912]]), «Беренче чәчәкләр» [[1913]]), «Назлы кияү» ([[1915]]), «Ач гашыйк» (1915), «Җилкуарлар» ([[1916]]), «Соңгы сәлам» ([[1917]]) пьесалары дөнья күрә. Ләкин патша цензурасы драматургның әсәрләрен («Назлы кияү»дән кала) сәхнәгә куярга рөхсәт бирми. К.Тинчурин болар белән генә чикләнмичә, газета-журнал битләрендә күпсанлы хикәяләр бастыра, чорның шактый катлаулы вакыйгаларына үз бәясен биреп бара.
 
1917 елгы [[октябрь инкыйлабы]]ның гадел җәмгыять төзүгә китерәчәгенә бөтен күңеле белән ышанган Кәрим Тинчурин халыкка хезмәт итүче театр сәнгате тудыруга хезмәт итә башлый. Инкыйлаблардан соң драматургның «Йосыф белән Зөләйха» ([[1918]]), «Тутый кош» (1918), «Сакла, шартламасын» (1918) комедияләре языла. Бу елларда аның оештыручы, җитәкче буларак таланты тулы ачыла. 1918 елны драматург алдына таркалган «Сәйяр» труппасы артистларын җыю, спектакльләр куюны башлап җибәрү бурычы куела. Әдип бу эшкә җиң сызганып керешә һәм тиз арада яшь драматурглар [[Шамил Усманов|Ш.Усманов]], [[Фатих Сәйфи-Казанлы|Ф.Сәйфи-Казанлы]], [[Фәтхи Борнаш|Ф.Борнаш]]лар белән иҗади хезмәттәшлек урнаштыра, рус һәм чит ил авторларының әсәрләрен тәрҗемә итүне оештыра. Күпмедер вакыт [[Мәскәү|Мәскәүдә]] Үзәк мөселман хәрби коллегиясендә эшләгәннән соң, К.Тинчуринны [[Самар]] шәһәренә, Көнчыгыш фронт карамагындагы [[Самара татар театр студиясе|татар театр студиясенә]] җитәкче итеп җибәрәләр. Драматург кыска гына вакыт эчендә бер төркем артистлар әзерләп чыгара һәм шулар белән [[Ырынбур]] шәһәрендә труппа оештырып, спектакльләр куюны башлап җибәрә. [[1922 ел]]ны ул бераз вакыт [[Ташкәнт]]та [[Ташкәнт татар театры|татар театрында]] эшләп ала.
 
К.Тинчурин 1922 елны [[Казан|Казанга]] чакырып кайтарыла һәм аңа [[Татар дәүләт академия театры|Татар дәүләт театр]] труппасы оештыру бурычы куела. Ул яңа театрга төрле шәһәрләрдәге күренекле артистларны һәм яшь композитор [[Салих Сәйдәшев]]ны чакыра.
Аларга хәзерге Н.Островский урамында урнашкан Яшь тамашачылар театры бинасы бирелә.