Шиһабетдин Мәрҗани: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к переборщили
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
к гәләрәй
Юл номеры - 30:
Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин әл-Мәрҗани заманы өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була.
 
[[File:Kalon-Ensemble_Buchara.jpg|left|250px|thumb|[[:ru:Медресе Мири Араб|“Мир гарәп” мәдрәсәсе (урыс.)]], ''сул яктагы зәңгәр манаралы бина'']] Ун ел укып, [[Ташкичү мәдрәсәсе|әтисе мәдрәсәсен]] тәмамлаган егет дүрт ел дәвамында [[Ташкичү мәдрәсәсе]]ндә укыта да. Белемгә сусау аны [[1838 ел]]да [[Бохара]]га алып килә һәм ул анда төрле мәдрәсәләрдә белемен баета.
 
[[File:Registan square 2014.JPG|left|251x251px|thumb|{{Сәмәрканд гербы}}та [[1619]]—[[1636]] елларда төзелгән “Шердар” мәдрәсәсе]][[1843 ел]]да Шиһабетдин [[Сәмәрканд]]ка килеп “Шердар” мәдрәсәсендә укый, тирә-юнь авылларга чыгып, балалар укыта, халык белән аралаша. Ике елдан Бохарага яңадан әйләнеп кайта һәм ул вакытта ук яхшы танылган “Мир Араб” мәдрәсәсендә белемен янә тирәнәйтә.
 
[[1848 ел]]да туган якларына әйләнеп кайта, [[Казан]]ның беренче мәчетендә имам (мулла) булып тора һәм аның янындагы [[Мәрҗания мәдрәсәсе|мәдрәсәдә]] балалар укыта. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли: руханилык, педагоглык һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара. Бу елларда аның [[Каюм Насыйри]], үзенең укучысы булып, зур галим дәрәҗәсенә ирешкән [[Хөсәен Фәезханов]]лар белән аралашуы мәгълүм. Мәрҗани [[Вилһелм Радлов|Василий Радлов]], [[Александр Казем-Бек]], [[Иосиф Готвальд]], Владимир Вельяминов-Зернов һәм башка профессорлар белән дә хезмәттәшлек итә. [[Казан үнивирситите|Казан университеты]]нда уздырыла торган гыйльми чараларда катнаша. Биредә аның Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып торуы да билгеле. [[1877 ел]]да шушы җәмгыятьнең IV Бөтенроссия корылтае уздырыла. Мәрҗани бу мәртәбәле мәҗлестә [[татар теле]]ндә доклад ясый. Университет галиме В. В. Радлов аны [[урыс теле|урысчага]] тәрҗемә итеп аңлата. Бу доклад һәр ике телдә IV археология съезды материаллары арасында [[1884 ел]]да “Труды IV археологического съезда в Казани” дигән җыентыкта Казанда басыла. Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗанинең [[1879 ел|1879]]-[[1880 ел]]ларда [[Истанбул]] аркылы Гарәбстанга [[хаҗ]]га баруы билгеле. Аның бу сәфәрдә күргән-кичергәннәре “Рихләтел-Мәрҗани” (“Мәрҗани сәяхәте”) исеме белән [[Ризаэтдин Фәхретдин]] тарафыннан бастырып та чыгарыла.
Юл номеры - 61:
 
== Истәлек ==
 
[[Файл:Ш.Мәрҗани 1.jpg|200px|thumb|right|[[Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле (Казан)|Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле]]. [[Казан]]]]
* Казанда Мәрҗани исеме белән аталган [[Шиһабетдин Мәрҗани урамы (Казан)|урам]], [[Мәрҗани мәчете|мәчет]], галерея, [[Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты|тарих институты]], гимназия, [[Арча районы]]нда, [[Ташкичү (Арча районы)|Ташкичү]] авылында<ref>''Расиха Фаизова''. «Таттелеком»да Мәрҗани елы. [[Мәгариф (журнал)|«Мәгариф»]], 2018 ел, ноябрь, 11-15 бит</ref> олуг затның музее һәм аның исеме белән аталган чишмә бар.
* Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган музей 2 нче татар гимназиясендә урнашкан (Казан ш., Ш.Усманов ур., 11 й.).[[File:2 нче татар гимназиясендә Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган музей.jpg|thumb|2 нче татар гимназиясендә Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган музей. Казан шәһәре|207x207пкс]]
* [[2017 ел]]ның [[2 сентябрь|2 сентябрендә]] [[Татарстан Республикасы Президенты]]ның «Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 еллыкны билгеләп үтү турында»гы махсус карары чыга.
* [[2018 ел]]ның [[20 ноябрь|20 ноябрендә]] [[Казан]]да, [[Кабан күле]] яр буенда [[Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле (Казан)|һәйкәле]] ачыла.
Юл номеры - 73:
== Кызыклы факт ==
Шиһабетдин Мәрҗанинең [[Сөбхан әл-Мәрҗани|бабасы]] муллалыкка 1нче санлы указ (''[[1801 ел]]да''), үзе 2011нче санлы указ (''[[1850 ел]]да'') алган. Улы [[Борһанетдин Мәрҗани|Борһанетдин]] [[1881 ел]]да указлы мулла була<ref>''Шиһабетдин Мәрҗани.'' [[Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар]]. К.: [[ТКН]], 1989 ел, 359, 365нче битләр. ISBN 5—298—0009—6</ref>.
== Галерея ==
<gallery perrow=5 widths="230px" heights="200px">
File:Kalon-Ensemble_Buchara.jpg|[[:ru:Медресе Мири Араб|“Мир гарәп” мәдрәсәсе]], ''сул яктагы зәңгәр манаралы бина''
File:Registan square 2014.JPG|{{Сәмәрканд гербы}}та [[1619]]—[[1636]] елларда төзелгән “Шердар” мәдрәсәсе
[[Файл:Ш.Мәрҗани 1.jpg|200px|thumb|right|[[Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле (Казан)|Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле]]. [[Казан]]]]
File:2 нче татар гимназиясендә Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган музей.jpg|2 нче татар гимназиясендә Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган музей. Казан шәһәре
</gallery>
 
== Моны да карагыз ==