Вамана: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тарихы: clean up using AWB
Юл номеры - 3:
 
== Тарихы ==
Бер заман [[Бали Патша]] яшәгән, ул шәйтан булган, көче һәм гөнаһларын ярлыкап бөтен дөньяны яулый алган. [[Адити]] һәм [[Кашьяпа]] [[дэва]]ларның язмышы өчен бик борчылганнар, чөнки алар аларның ата-анасы булган һәм [[Вишну]] Ходаена ул аларга булышсын өчен дога кыла башлаганнар, аларның догаларын ишетеп Вишну кәрлә-брахман кыяфәтен алып аларның улы булып киткән. {{sfn|Жуковский, Копцева|2005|с=290}} Бали бөек корбан бирүне башкарганны ишетеп, Вамана шунда барып алкышларын әйтергә уйлаган. Патша аны тиешенча кабул иткән: баш игән һәм аякларын юган, шуннан соң ул Вамана нәрсә теләсә дә бирергә тәкъдим иткән. Бали укытучысы аны кисәтеп куйган, бу чынлыкта кәрлә-брахман кыяфәтендә Вишну дип әйтеп, әмма Патша тыңламаган. Вамана өч адым җир сораган, һәм Патша аларны бирергә килешкән.{{sfn|Жуковский, Копцева|2005|с=290}} Шунда Вамана үсә башлаган һәм гаять зур булып үсеп ике адым эчендә бөтен Җирне, күкне һәм Галәмнең башка өлешен колачлаган (икенче адымны ясагач, Вамана Галәмнең тышын тишкән, шуннан Галәмгә [[Гарбходака]] Сәбәп Океанының тамчысы үтеп кергән. Бу тамчы энергия булып бөтен югары планета системалары буенча таралган, ә җирдә изге [[Ганг]]ага әверелгән). Өченче адымны ясар урын калмагач, Патша үзенең башын тәкъдим иткән. Мондый тугъры булган өчен Вамана Бали Патшасын [[Патала]]га (планета системаларының иң түбәненә) җибәргән, ә үзе аның сараенда сакчы булып киткән. Бали үзе бу [[Кали-Юга]] ахырына кадәр анда аскезаны башкара һәм янучы учакта утыра, бу киләсе эпохада [[Индра]] кебек Галәм Хөкемдары булыр өчен. Шулай итеп Бали Вамананың тугъры хезмәтчесе булып киткән һәм аны һаман да чын дин юлын белгән бөек шәхесләрнең, [[Махаджана]]ларның берсе дип саныйлар.
 
== Сәнгатьтә образы ==