Татарларны гыйльми өйрәнү җәмгыяте: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 32:
Алда әйтеп үтелгәнчә, 1925 елда [[“Татарны гыйльми өйрәнү җәмгыяте хәбәрчесе”]] чыгарыла башлый. Аның битләрендә Җәмгыятьнең җыелышларында тыңланылган мөһим фәнни чыгышлар (докладлар) һәм тикшеренү өлкәсендәге аерым хезмәтләр бастырыла. Нәкъ “Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте хәбәрчесе” Җәмгыятьне СССР эчендә һәм чит илләрдә урнашкан башка фәнни, уку-укыту оешмалары һәм төбәк өйрәнү юнәлешендә эшләгән җәмгыятьләр белән даими элемтә тотучы бәйләүче чара булып тора.
“Хәбәрче”нең беренче номерлары түбәндәге характердагы материалларны туплый:
1. # Кыска күләмле фәнни, популяр-оештыру һәм методик мәкаләләр;
2. # Төбәкне һәм татар халкын өйрәнү материаллары;
3. # Фәнни-төбәк өйрәнү хроникасы;
4. # Библиография.
Журналның барысы 10 номеры чыга. Нигездә, тарих буенча материаллар күпчелекне тәшкил итә, лингвистика, этнография, сәнгать, фольклор һәм мәдәният турында язылганнары да байтак. Археографиягә багышланган мәкаләләр дә шактый була. Сәид Вахидиның ярлык табу һәм аны фәнни тикшерүе җәмгыять әгъзаларында аеруча зур кызыксыну уята. Журналның фәнни кыйммәте үсә бара, моны татар халкын өйрәнү өлкәсендә эшләгән күренекле татар галимнәре үз хезмәтләрен аның сәхифәләрендә бастыруы дәлилли. “Хәбәрче” 500 – 600 данәле тираж белән бастырыла, күбесенчә, Союзның башка фәнни җәмгыять һәм оешмалары басмалары белән алмашу рәвешендә таратыла.
Урнаштырылган элемтә һәм басмалар белән алмашу нәтиҗәсендә Җәмгыятьнең әһәмиятле һәм зур фәнни кыйммәткә ия булган төбәк өйрәнү тематикасына караган фонды арта башлый. Икенче яктан, кимчелекләр дә була. Барлык хезмәтләрне бер үзенчәлек бәйләп торган: алар Татар иле территориясе белән чикләнгән, ә бу исә башка Идел буе республикаларында яшәгән татарларга игътибар бирмәү дигән сүз.
Басма чыгарудан тыш, Җәмгыять үзенең экспедицияләр өлкәсендәге эшчәнлеген дә дәвам итә. Тулаем алганда, [[1925 елдан 1929 елга кадәр]] Җәмгыять исеменнән ТАССРның төрле кантоннарына тикшеренү максатыннан 7 экспедиция һәм фәнни сәфәр оештырыла.
Әлеге экспедицияләр өчен бүленгән акчалар бик аз булса да, мондый сәфәрләр бик күп фәнни материал туплау мөмкинлеге бирә, аларның бер өлеше бастырып чыгарыла.
 
=== Җәмгыять каршында махсус археографик комиссия===
[[1928 елның октябре]]ндә Җәмгыятьнең рәисе инициативасы белән, җәмгыять каршында махсус археографик комиссия төзелә. Әлеге комиссиягә [[С. Н. Бикбулатов]] (рәис), [[М. И. Пинегин]] (сәркатип), [[Гали Рәхим]], [[В. В. Егерев]], [[Е. И. Чернышев]],[[ С. Г. Вахиди]],[[ Н. Н. Фирсов]], [[Г. С. Гобәйдуллин]] керә. Аның максаты итеп, татар тарихын яктырткан архив материалларын эзләү, табу, җәмәгатьчелеккә җиткерү, туплау һәм бастырып чыгару билгеләнә. Комиссия яхшы гына эшли башлый, берничә утырыш та уздырыра, Татар Үзәк архивы белән элемтә урнаштыра, әмма матди кыенлыклар аның эшчәнлеген киң җәелдерергә комачаулыйла.