Әхмәтзариф Мөэминов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
→‎İskärmälär: {{rq|wikify|check|image}}
Юл номеры - 3:
 
==Тәрҗемәи хәл==
Мөэминов Әхмәтзариф Әхмәтлатыйф улы 1893 елның 15 июлендә Уфа губернасы [[Минзәлә өязе]] [[Әмәкәй волосте]] Теләнче (хәзер – Мөслим районы Октябрь авылы) авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Зарифны 11 яшькә кадәр әтисе укыта. Унбер яшендә әтисе аны Күбәк авылыннан Низаметдин бине Хисаметдин әл Ахуныйның муллалар әзерләп чыгара торган дини мәдрәсәсенә укырга илтә. Биш елда мәдрәсә белем алгач, 1909-1910 уку елында мөдәррис Низаметдин хәзрәт аңа хәлфәлек хокукы бирә һәм шушы уку елны 25 шәкертне укытырга тапшыра. 1913-1914 елда шәкертләр саны 80 җитә, аны мәдрәсә казые итеп сайлыйлар. 1915 елның 15 февралендә Зарифны Германия сугышына җибәрәләр. 1915 елның май аенда аларны Австрия фронтына китерәләр. 1915 елның 5 июнендә разведкага җибәрәләр. Хәрби заданиядә күрсәткән батырлыгы өчен 191 нче Ларгокагульский полкның командиры аны беренче дәрәҗә Георгий хачы медале белән бүләкли. 1915 елның 8 июнендә, сул кул һәм сул аягы яралану сәбәпле, австриялеләр аны пленга алалар. Ел ярым дәвалангач, Югославиядәге [[Бүснә-ҺәрсәкБосния һәм Герцеговина]] һәм [[Хорватия]] җирләренә китерәләр. Һәм Зариф Сараево, Торавник, Загреб шәһәрләрендә такта яру заводларында эшли.
 
Әсирлектә чакта төрле милләт кешеләре белән таныша һәм алардан күп төрдә хикәяләр ишетеп, дәфтәрләренә теркәп бара. Шунысы кызганыч: 1917 елда Троуник шәһәреннән Сараево шәһәренә күчергән вакытта, сумкаларына тентү ясап, немец полицияләре Зариф тарафыннан җыйналган 500дән артык төрле халык әкиятләре язылган 50дән артык дәфтәрдән торган җыентыгын конфисковать итеп алалар. Үзен 15 көн аерым камерада арестта утырталар.