Википедия:Проект:Мәдәният: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: « Безнең ата-бабаларыбыздан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та кал...»
(аермасы юк)

24 апр 2019, 16:28 юрамасы


Безнең ата-бабаларыбыздан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.

Калфак - бәйрәмнәр вакытында татар хатын - кызлары кия торган үзенчәлекле баш киеме. Төрле катлау кешеләре кигәнлектән, аларны шәһәр һәм авыл калфаклары дип, икегә бүлеп йөрткәннәр


Түбәтәй -Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар.