Айрат Ибраһим: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 3:
'''Айрат Исмәгыйль улы Ибраһимов''' — [[татар]] җәмәгать эшлеклесе, журналист, публицист ([[Сембер]]). 1988 елда ССРБда беренче татар оешмасына нигез салучы.
 
==Тәрҗемәи хәл==
Айрат Ибраһимов [[1936 ел]]да [[Башкортстан]]ның [[Мәтәүбаш]] авылында дөньяга килә. Танк училищесында хәзерләнә. Владивостокта хезмәт итә.
 
[[1988 ел]]да ул СССРда беренче «Туган тел» дип аталган татар милли оешмасын нигезли һәм дәүләт оешмаларында теркәтә. Айрат Ибраһимның җитәкчелегендә «Туган тел» [[«Өмет» газетасы]]н, Сембер татар мәдәни үзәге һәм өлкә телевидениесендә «Чишмә» тапшыруын булдыруга ирешә.
 
1988 елдан бирле Шәһри Болгарга сәяхәтләр оештыра, Сембер каласында беренче булып “Нардуган”, “Нәүрүз” бәйрәмнәрен, “Сембер җыры” конкурсларын башлап җибәрә, өлкә үзәгендә ана теле буенча беренче факультатив дәрес ачып җибәрә.
 
Айрат Ибраһим «Туган тел» тарафыннан билгеләнүче «Мәшһүр татар» исеменә лаек булганнарны акчалата бүләкләүне үз өстендә тота. Үз акчасына китаплар чыгара, тарата.
 
1990-96 елларда «Өмет» гәзите редакциясендә. 1994 елдан алып 2012 елга кадәр [[Азатлык радиосы]]нда даими хәбәрче булып эшли. [[Татарстан]] матбугатында еш кына аның мәкаләләре чыга. Публицистик китаплар авторы.
 
2019 елда вафат була. Кабере хатынының туган ягы [[Иске Кызылсу]] авылы зиратында.
 
== Сылтамалар ==