Казан тарихы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
ZUFAr (бәхәс | кертем)
Казанның Мәскәүгә кадәрге борынгы яше өчен «көрәш» е бетерелде
Юл номеры - 23:
 
<blockquote>''По изъявленнiюжъ въ Казанской истории, по смерти Батыевой царство его и Болгаское принялъ Ордынский царь Саинъ, который вместо раззореннаго Болгарского города Бряхимона, построилъ для себя столичной городъ Казань, и утвердясь тут онъ и последователи его Россiйским местам причиняли многiя раззореренiя<ref>Рычков Пётр Иванович: «Топография Оренбургская» СПб., 1762 — стр. 66</ref>''</blockquote>
Казанның яшен билгеләү мәсьәләсе 1970 елдан ук сәяси төсмер ала, ул чакта Татарстан АССР-ы җитәкчелеге белән Союз хакимиятләре арасында Казанның Мәскәүгә кадәрге борынгы яше өчен «көрәш» алып барыла иде. Татарстан ягыннан бу омтылышның идеясеэшен татар тарихчысы Альфред Халиков (1929-1994) булабашкара. Әммә Мәскәү Хакимияте «икеләнү максаты белән казу урынында табылдыкның ялганлыгы»на һәм СССР Фәннәр академиясенең әйдәүче белгече Алексей Смирнов һәм башка галимнәрнең дәлилләренә сылтама ясый. 1177 елда шәһәрнең яшәеше исбат ителгәннән соң, Казан Мәскәүдән бер ничек тә олырак булырга тиеш түгел дип тискәре карашта булалар. 1177 елда Казан шәһәренең тарихи елъязмаларында турыдан-туры искә алу төп аргументы булуга карамастан, СССР җитәкчелеге 1977 елда Казанның 800 еллыгын бәйрәм итмәскә күрсәтмә бирә. Казанлылар һәм турислар арасында бу чара бик популяр булуга карамастан, барлык планлаштырылган чаралар гамәлдән чыгарыла, массакүләм мәгълүмат чараларында юбилей турында искә алу тыела, барлык бәйрәм транспарантлары һәм урам бизәлеше бетерелә, ә юбилей турындагы күп санлы сувенирлар һәм башка товарлар сатудан алына.
 
1990 еллар уртасында бу мәсьәлә федераль үзәктән Татарстан суверенитеты, шул исәптән фәнни мөстәкыйльлек алуга бәйле рәвештә яңадан килеп туа. Казан Кремлендәге казу эшләре Казанның борынгы яшен раслау максатында башкарыла, һәм бу чара нәтиҗәсен бирә — 2005 елда Бөтенроссия дәрәҗәсендә [[Казанның меңьеллыгы|шәһәрнең 1000 еллыгын]] рәсми рәвештә бәйрәм итәргә мөмкинлек бирә. Шуңа да карамастан, Россия археологик җәмәгатьчелегенең бер өлеше әлеге датировка белән килешми, хәзерге вакытка кадәр дәвам итүче яңа Казан (җирлекнең башлангыч исеме), [[Казансу]] елгасы буенча XIII гасырда нигезләнгән [[Иске Казан музей-тыюлыгы|Иске Казаннан]] соңырак, XIV гасырга кадәр нигез салынмаган, дип раслыйлар. Ягъни, иртәрәк чорга караган артефактлар предметларга гына кагыла, [[Казан кирмәне|Казан Кремле]] урынында XIV гасырга кадәр өзлексез мәдәни катлау табылмаган дип исбатлыйлар. Бу версияләр рәсми версия файдасына түгел.
 
Һичшиксез, Казанның яше мәсьәләсе ачык кала һәм алга таба тикшереләчәк.
 
==Казан ханлыгы==
{{Төп мәкалә|Казан ханлыгы}}