Бытбылдык: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
YiFeiBot (бәхәс | кертем)
к Бот: бу мәкаләнең интервики сылтамалары (1) хәзер Wikidata-да
18mk (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
[[Файл:Wachtel in Haltung clipped.jpg|200px|thumb|right]]
[[File:Coturnix coturnix confisa MHNT.ZOO.2010.11.7.1.jpg|thumb|220px| ''Coturnix coturnix confisa'']]
'''Бытбылды́к''', '''бүдәнә''' (Coturnix coturnix) - [[Кыргавыл кошлар|фазан кошлар]] семьялыгындагы кош. Евразиядә һәм Африкада таралган. ТР территориясендә барлык районнарда да очрый. Кырларда, су баса торган болыннарда, урман кисентеләрендә яши. Күчмә кош. Май уртасында очып килә.
 
Гәүдәсенең озынлыгы 20 см га кадәр, авырлыгы 70-100 г. Кара яки ачык чуар таплы кызгылт көрән, түше ачык төстә, канатлары кара, кызыл-көрән тимгелләре бар. Ата бытбылдыкның муены көрән (көзен ак) төстә, ә ана бытбылдыкныкы аксыл, түше чуар. Томшыгы зур түгел, җиңелчә бөгелгән. Канатлары озын һәм очлы. Койрыгы кыска. Башын эчкә тартып, койрыгын төшереп һәм һәр адымында башын селкеп тиз, әмма иләмсез йөри. Парлашмый. Үлән үскән ачык урыннарда оялый. Көрәнгә кара чуар төшкән 6-20 [[йомырка]] сала. Үсемлекләр һәм бөҗәкләр белән туклана. Кышлау өчен сентябрьдә очып китә.