Мөхәммәт Мәһдиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к мәгълүмат өстәү: әтисе Сөнгатулла Бәдретдин улы
Төзәтмә аңлатмасы юк
Тамга: күрсәтмәле төзәтмә Мобиль җиһаз ярдәмендә үзгәртү Сайтның мобиль юрамасы аша үзгәртү
Юл номеры - 27:
 
==Биография==
Мөхәммәт Мәһдиев [[1930 ел]]ның [[1 декабрь|1 декабрендә]] [[Татарстан]]ның [[Арча районы]] [[Гөберчәк]] авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән. [[1944 ел]]да Сикертән авылындагы җидееллык мәктәпне һәм [[1947 ел]]да [[Арча педагогия училищесы]]н тәмамлаганнан соң, шул ук районның [[Сеҗе]] урта мәктәбендә бер ел өлкән пионервожатый булып эшли, аннары, 1948–1950 елларда, хәзерге [[Саба районы]]ның [[Керәнле]] җидееллык мәктәбендә тарих фәне укыта. 1950–1954 елларда Балтик хәрби флотында хезмәт итә. Флоттан кайткач, 1955–1960 елларда Арча төбәге мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1959 елда, читтән торып укып, [[ТДГПУ|Казан дәүләт педагогика институтының]] тарих бүлеген тәмамлый. [[1960 ел]]да М. Мәһдиев [[Казан дәүләт университеты]]ның татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга керә, һәм уңышлы тәмамлап, [[1964 ел]]да «Татар совет әдәби тәнкыйте (1917–1932)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.
 
Аспирантураны тәмамлаганнан бирле Мөхәммәт Мәһдиев университетның татар әдәбияты кафедрасында башта ассистент, өлкән укытучы, ә 1968 елдан [[доцент]] булып эшли. Ул – 1961 елдан [[КПСС]] члены иде.
 
Мөхәммәт Мәһдиев [[1995 ел]]да вафат була, туган авылы Гөберчәк зиратына җирләнә.
 
==Иҗат==