Люция Хәсәнова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «'''Биография''' '''Люция Бари кызы Хәсәнова''' 1951 нче елның 3 июнендә Арча районы Хәсәншәех авылында...»
 
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Биография'''
 
'''Люция Бари кызы Хәсәнова''' 1951 нче елның 3 июнендә [[Арча]] районы [[Хәсәншәех]] авылында туа. Кечкенәдән үк җырларга ярата. Районда, мәктәптә, үткән җыр бәйгеләрендә катнашмыйча калмый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Татарстан җыр һәм бию ансамбленә кабул ителә. Анда эшләгән елларда Урта Азиядә, Себердә, Балтыйк буе республикаларында, Россиянең күп кенә шәһәрләрендә була.
 
1970 нче елда, Ленинград мәдәният институтының Казан филиалы ачылгач, ансамбльнең хор җитәкчесе Җ. Котдусов тәкъдиме белән шушы уку йортында белем ала. Люциянең җырлавы анда тагын да камилләшә, дирижерлык һөнәрен дә үзләштерә, вокал белән шөгыльләнә, күп тапкырлар хорда башлап җырлый. Вуз студентлары белән Германиягә бара һәм, татар халык җырларын башкарып, тамашачыны таң калдыра. Университет капелласы белән студентларның Ригада үткән “Ювениус-79” конкурсында катнаша һәм, “Сибелә чәчәк” җырын башкарып, беренче урынны алып кайта.
Юл номеры - 13:
 
Люция Хәсәнова табигать биргән байлык – лирико-драматик тавышка ия. Татар җырларын башкару серләрен белеп, аның асылын сизә, милли җыр сәнгате бизәкләренең үзенчәлекләрен белеп башкара. Аның җырчылык талантына халык җырларын тоемлауда уникальлек хас.
 
'''Җырлары'''
 
“Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе фондында Люция Хәсәнованың 60тан артык язмасы саклана. Ул башкара торган “Бөдрә тал”, “Зөлхиҗҗә”, “Зиләйлүк”, “Сүнмәс дәрт”, “Сибелә чәчәк”, “Гөлләр үсә” һ.б.кебек җырлар җыр сәнгатенең җәүһәрләре булып саналалар.
 
'''Укучылары'''
 
[[Асылъяр]], Дилә Нигъмәтуллина,Рәсүл Салихов,Энҗе Әхмәтҗанова. Алсу Шәйдуллина һ.б.
 
“Бөек Тукай Ватаны син, Арча. Казан: “Яңалиф” нәшрияты.-2009.-344 бит.
 
Арслан Ф. Моңлы тавыш – халыкчанлык нигезе// Ватаным Татарстан. – 2001, 28 декабрь.
[[Файл:Люция Хәсәнова.jpg|мини|Люция Хәсәнова]]