«Арча тарихы» битенең юрамалары арасында аерма

3379 байт убрано ,  2 ел элек
Арча районы#Тарих битенә юнәлтү
к
(Арча районы#Тарих битенә юнәлтү)
Тамга: яңа юнәлтү
 
{{Берләштерү|2=#ЮНӘЛТҮ [[Арча районы}}#Тарих]]
 
Арча районы – Татарстан Республикасында иң эре районнарның берсе, [[Казан]] артының төньяк өлешендә урнашкан. Гомуми мәйданы – 1843 квадрат километр. Район территориясендә 23 елга бар, иң озыны – Казансу елгасы, озынлыгы 140 километр. Территория җир асты суларына бик бай. Урман гомуми мәйданның 11 процентын тәшкил итә.
Районда 52 мең кеше яши, шуның 92 % – татарлар, 127 авыл бар. Район үзәге – Арча шәһәре, Казаннан 60 километр ераклыкта урнашкан, автобус, тимер юл челтәре белән тоташкан, 20 мең кеше яши.
Рус елъязмаларында Арча XIII гасырдан башлап телгә алына. [[Арча]]ның 1174 елда һәм аннан да элегрәк үк булганлыгы турында хәбәрләр бар. Арча 1000 еллык тарихи юлында Казан шәһәре белән янәшә һәм нык аралашып барган. Арча атамасы Казанның түреннән үк башлана. “Арча капкасы”, “Арча кыры”, “Арча ягы”, “Арча юлы” атамалары Казан тирәсендә Арча ягы кешеләре яшәгәнне һәм Арчаның Казан шәһәре яшьтәше булуы хакында сөйләүче дәлилләр. Тарихчы Рыбушкин үзенең Казан тарихына багышланган язмаларында: “Арча Казан шәһәренең үзенә караганда да олырак һәм Бряхов шәһәре чордашы булырга тиеш”, – дип яза һәм Арчаның Идел Болгары турындагы кулъязмаларда данлыклы шәһәр булып торуын әйтә. (Бряхов шәһәре, татар энциклопедик сүзлегендә “Бряхимов” дип язылган, рус елъязмаларында 1006 елгы дип искә алына).
Гарәп чыганакларына караганда, IX-X гасырларда Арча җире Болгар дәүләтенә салым түләп торган. Белгечләр әйтүе буенча, Арчага Идел һәм Түбән Нократ арасындагы җирләр керә. XIII гасырда шул территориядә Арча кенәзлеге оешкан. Анда төрки һәм угро-фин халыклары яшәгән.
Арча төбәге Болгарстан, Алтын Урда, бигрәк тә Казан ханлыгы заманында бу дәүләтләр тормышында гаять зур урын тоткан. Арча кальгасы (ныгытмасы) Нократ елгасы буенча килә торган рус баскынчыларыннан Казан ханлыгын саклап торган. Ул Казан ханлыгының иң ышанычлы һәм иң бай ягы булган.
 
[[Төркем:Тарих]]
79 055

правок