Ризаэддин Фәхреддин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 1:
{{Шәхес
| исем =РизаэддинРизаэтдин ФәхреддинФәхретдин
| рәсем =Ризаэддин Фәхреддин.jpg
| рәсем_зурлыгы =
Юл номеры - 23:
}}
{{Башка мәгънәләр/фамилия|Фәхретдинов}}
'''РизаэддинРизаэтдин ФәхреддинФәхретдин''' (''[[13 гыйнвар]] [[1859 ел]], [[Кичүчат]], [[Самар губернасы]] – [[12 апрель]] [[1936 ел]], [[Уфа]]'') – иң күренекле затларның берсе буларак [[татар тарихы]]нда исеме уелган бөек шәхес. Ул – тарихчы да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай.
 
== Биография ==
=== Бала чагы ===
РизаэддинРизаэтдин ФәхреддинФәхретдин [[1859 ел]]ның [[13 гыйнвар]]ында [[Самар губернасы]]ның Бөгелмә өязе (хәзер [[Татарстан]]ның [[Әлмәт районы]]) [[Кичүчат]] авылында туган. Әтисе Фәхреддин Сәйфетдин улы шул авылның имамы булган. Ризаэддин иң беренче сабакларын 5-6 яшьлек вакытында әнисе Мәһүбә абыстайдан алган. [[1867 ел]]ның көзеннән [[1868 ел]]ның язына кадәр, җизнәсе Гыйльман Кәримигә ияреп барып, [[Чистай мәдрәсәсе]]ндә укыган. Гыйльман хәзрәт [[Миңнебай|Миңлебай авылына]] имам итеп билгеләнү сәбәпле, Ризаэддин башка елларда ерактагы Чистайга укырга бармаган, үзләренә якынрак Түбән Чыршылы авылы мәдрәсәсенә 1869 елда барып, анда нигезле белем алган. Мәдрәсәнең югары сыйныфларына җиткәч, кечерәк сыйныф шәкертләренә үзе дә сабак укыта башлаган. [[1889]] елның язына хәтле ул Чыршылы мәдрәсәсендә хәлфәлек итеп, шәкертләргә белем биргән.
 
=== Казан ===
РизаэддинРизаэтдин ФәхреддинФәхретдин [[1886 ел]]да [[Казан]]га сәяхәт итеп, заманының олуг тарихчысы һәм дин галиме [[Шиһабетдин Мәрҗани]] белән очраша. Аннан соң, [[1887 ел]]ның 19 июнендә [[Уфа]]да имтихан тапшырып, имам-хатыйплык шәһадәтнамәсе – указ ала. Шул ук 1887 елда Ризаэтдин Фәхретдиннең [[гарәп теле]] грамматикасы буенча язган беренче китабы басылып чыга.
 
=== Питырбур ===
1888 елның җәендә [[Питырбур]]га барып, анда ике ай чамасы яши, заманының танылган ислам фәлсәфәчесе Җәмалетдин Әфгани белән очраша. Мондый күренекле затлар белән очрашулары һәм аралашулары Ризаэтдин Фәхретдингә бик зур тәэсир ясаган. Ул [[Шиһабетдин Мәрҗани]], [[Җәмалетдин Әфгани]] һәм [[Исмәгыйль Гаспралы]]ны үзенең рухи остазлары дип санаган.
=== Илбәк авылы ===
1889-1891 елларда РизаэддинРизаэтдин ФәхреддинФәхретдин Бөгелмә өязенең [[Илбәк]] авылында имам һәм мөдәррис вазыйфаларын башкарган. 1891 елда ахунлык дәрәҗәсен алган.
=== Уфа, казыйлык ===
[[Уфа]] шәһәрендәге Мәхкәмәи Шәргыягә ([[Үзәк диния нәзарәте|Диния Нәзарәте]]нә) беренче мәртәбә 1891 елда казый итеп сайлана һәм өч ел саен шул ук вазыйфага кабат-кабат сайланып, 1906 елга хәтле казыйлык хезмәтен башкара. РизаэддинРизаэтдин ФәхреддиннеңФәхретдиннең казыйлык вакытында башкарган иң зур эшләренең берсе – Диния Нәзарәтенең таркау хәлдәге архивын тәртипкә китерү булган. Фидакяр хезмәтләре өчен ул 1894 һәм 1897 елларда патша хөкүмәте тарафыннан көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнгән.
 
Өфәгә килгәнче РизаэддинРизаэтдин ФәхреддиннеңФәхретдиннең берничә дәреслеге басылып чыккан була. Өфәдә исә ул тулаем фәнгә чумып, иҗат эшчәнлеген арттыра. Бер-бер артлы «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек адабе» кебек дәреслекләре,  шулай ук «Сәлимә, яки Гыйффәт» (1899), «Әсма, яки Гамәл вә җәза»  (1903) кебек әдәби җәүһәрләре, «Асар» кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә. 1907 елга хәтле Р.Фәхреддиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик, дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Аларның кайберләре дүртәр-бишәр, хәтта алты мәртәбә басылганнар. Казыйлык Вазыйфасындагы намуслы хезмәте һәм иҗат әсәрләре белән Риза казый исеме барлык төрки-татар һәм мөселманнар арасында шөһрәт таба.
=== Ырынбур, «Шура» журналы ===
[[Ырынбур]] шәһәрендә чыга башлаган «Вакыт» газетасының наширләре – бертуган [[Шакир Рәмиев|Шакир]] һәм [[Закир Рәмиев]]ләр, мөхәррире [[Фатыйх Кәрими]]ләрнең чакыруы буенча Риза казый 1906 елда Өфәдән китә. Шул елның язында ул гаиләсе белән Ырынбур шәһәренә күчеп килә һәм «Вакыт» газетасы идарәсендә эшли башлый, төрле мәсьәләләргә караган мәкаләләр язып бастыра.
 
Бертуган [[Рәмиевләр]] 1907 елның декабрендә татар телендә яңа журнал нәшер итәргә рөхсәт алалар.  [[Шура (журнал)|«Шура»]] («Киңәш») дип исемләнгән яңа журнал 1908 елның гыйнварында чыга башлый, баш мөхәррире итеп РизаэддинРизаэтдин ФәхреддинФәхретдин билгеләнә. Журнал 1918 елда ябылганчыга хәтле РизаэддинРизаэтдин ФәхреддинФәхретдин «Шура»ны, мөхәррир буларак, җитәкли. Ун ел дәвамында нәшер ителгән бу журналда аның йөзләгән мәкаләләре дөнья күргән. Тематика ягыннан алар киң даирәне – әдәбият, тарих, сәнгать, мәгариф,  дини-иҗтимагый мәсьәләләр һ.б. колачлаган. Журналның искиткеч бай эчтәлекле һәм кызыклы булып чыгуы да – баш мөхәрриренең армый-талмый хезмәт итүенең матур нәтиҗәсе. Журналда эшләү чорында да Р.Фәхреддин әдәби һәм гыйльми эшчәнлеген дәвам иткән, хезмәтләре китаплар булып чыгып торган. Шул ук елларда [[Ырынбур]]дагы [[«Хөсәения» мәдрәсәсе]]ндә дәресләр дә укыткан.
=== Совет чоры ===
«Шура» журналы совет хөкүмәте тарафыннан ябылганнан соң, 1918 елның язында Р.Фәхреддин гаиләсе белән Уфага күчеп килә һәм [[Үзәк диния нәзарәте|Диния Нәзарәтендә]] казыйлык вазыйфасында эшли башлый. 1921 елның 6 декабрендә мөфти Галимҗан Баруди вафат булгач, Диния Нәзарәтендә мөфтилек вазыйфаларын башкара. 1923 елның 10 июлендә мөфти итеп рәсми рәвештә сайлап куела һәм вафатына хәтле мөфти булып хезмәт итә.
Юл номеры - 49:
Совет хакимлеге елларында Р.Фәхреддин, авыр дини вазыйфасы белән берлектә, гыйльми эшчәнлеген дә дәвам иткән. 1925 елда СССР Фәннәр академиясенең [[Ленинград]] шәһәрендә үткәрелгән 200 еллык тантаналарына рәсми рәвештә чакырылган һәм катнашкан булуы – аның галим буларак зур абруйга ирешкәнлеген дәлилли.
 
РизаэддинРизаэтдин ФәхреддинФәхретдин 1936 елның 12 апрелендә Уфада дөнья куйган һәм 15 апрельдә шәһәрнең мөселман зиратына җирләнгән.
 
Дингә карата сугышчан атеистик мөнәсәбәт саклаган совет елларында казый һәм соңгы дәвердә мөфти булып эшләгәнлеге сәбәпле РизаэддинРизаэтдин ФәхреддиннеңФәхретдиннең исеме нахакка рәнҗетелеп, дистә еллар онытылып торган. Фәкать 1960нчы елларның ахырларында гына аның исеме матбугатта яңадан чыга башлый.
 
== Ризаэтдин Фәхретдиннең басылып чыккан хезмәтләре һәм әсәрләре ==
{{Төп мәкалә|Ризаэтдин Фәхретдиннең библиографиясе}}
Ризаэддин Фәхретдин йөзләгән хезмәтнең авторы. «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек адабе» кебек дәреслекләре, шулай ук «Сәлимә, яки Гыйффәт» (1899), «Әсма, яки Гамәл вә җәза» (1903) кебек әдәби җәүһәрләре, «Асар» кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә. 1907 елга хәтле РизаэддинРизаэтдин ФәхреддиннеңФәхретдиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик, дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Шулай ук «Шура» журналында аның йөзләгән мәкаләләре дөнья күргән.
 
== Шулай ук карагыз ==