Германия: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IlnarSelimcan (бәхәс | кертем)
IlnarSelimcan (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 82:
 
[[Бөек француз инкыйлабы|Француз буржуаз инкыйлабыннан]] соң французларга каршы берлектә катнашалар, әмма Алмания гаскәре җиңелә. 1793 елның 18 мартында французлар тарафыннан азат ителгән [[Майнц]] алман җирендә беренче демократик җөмһүрият игълан итә. 1803—1804 елларда [[Наполеон]] Алманиядагы кече дәүләтләрне басып алып, үз протектораты астында [[Рейн берлеге]]н барлыкка китерә. [[1812 елгы сугыш]] барышында Русия гаскәрләре Алманияне [[Наполеон]] хакимлегеннән азат итә. -->
1814 нче — 18151814—1815 нче елларда узган [[Вена конгрессы]]ның карары буенча, [[Алман конфедерациясе дәүләтләре|39 бәйсез дәүләтне]] берләштерүче [[Алман конфедерациясе]] ({{lang-de|Deutscher Bund}}) төзелә. Конгресс конфедерациянең даими президенты итеп [[Австрия императоры]]н билгели. Бу хәл конгресс Пруссиянең башка алман дәүләтләренә булган йогынтысын танымавын күрсәтә һәм Һоэнцольлерн династиясе белән (Пруссия патшалары) Һабсбург династиясе (Австрия патшалары) арасында күптәннән бирле барган көндәшлекне тагын да кискенәйтә. Вена конгрессыннан соңгы [[Аурупа концерты|реставрация]] сәясәте [[Алманиядә либерализм|либераль]] хәрәкәтләрнең көчәюенә китерә, моңа җавап булып Австрия дәүләт эшлеклесе [[Меттерних]] чорында яңа репрессив чаралар кертелә.
 
1834 елда 18 дәүләт арасында{{чыганак юк}} Алмания [[тамгаханә]] берлеге ({{lang-de|Zollverein}}) барлыкка килә. Әлеге берлектә Пруссия җитәкче ролен уйный. Бу берлек сәнәгать һәм сәүдәне үстерүдә зур әһәмияткә ия була һәм алман дәүләтләрен бер-берсенә якынайта төшә<ref>{{cite journal |last=Henderson |first=W. O. |title=The Zollverein |journal=History |date=January 1934 |volume=19 |issue=73 |pages=1–19 |doi=10.1111/j.1468-229X.1934.tb01791.x}}</ref>. Аеруча тимер юл төзү эшендә Алмания зур казанышларга ирешә һәм 1850 нче елда тимер юллар озынлыгы буенча Аурупада икенче урынга чыга{{чыганак юк}}.