Казан дәүләт медицина университеты: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 13:
'''Казан дәүләт медицина университеты''' ('''КДМУ''') — [[Казан]]ның медицина югары уку йорты.
 
Казан дәүләт медицина университеты — Русиядәге югары медицина уку йортларының иң зур һәм иң борынгыларыннан берсе. Аның нигезе [[1814 ел]]ның маенда, [[Казан үнивирситите|Казан университеты]]нда медицина факультеты оештырылган вакытта ук салына. Белем бирү русурыс һәм инглиз телләрендә алып барыла. Медицинада [[татар теле]]н куллану буенча дәресләр укытыла.
 
== Тарихы ==
Юл номеры - 24:
'''ХIХ йөзнең икенче яртысы.''' Ф.В. Овсянников тарафыннан физиология лабораториясе ачыла (1858). Үзенчәлекле фәнни теоретик һәм клиник юнәлешләр формалаша: Д.Я. Данилевский (биохимия), Н.О. Ковалевский (физиология), В.В. Виноградов (терапия), К.А. Арнштейн (гистология), В.В. Пашутин (патфизиология), Е.В. Адамюк (күз авырулары), В.И. Разумовский (хирургия), В.М. Бехтерев (психиатрия), Л.О. Даркшевич (нерв авырулары) һ.б. «Неврология хәбәрләре» (1893) һәм «Казан медицина журналы»ның (1901) беренче басмалары дөнъя күрә. Яна клиник шәһәрчек төзелә, Бактериология институты ачыла (1899).
 
'''XX йөз – XX йөзнең 90-еллары башы.'''1930 елда медицина факультеты дәвалау (1930), санитария-гигиена (1930), педиатрия (1932), стоматология (1956), фармацевтика (1975) факультетлары булган мөстәкыйль институт статусы ала. В.С. Груздев, [[Николай Миславский|Н.А. Миславский]], А.В. Вишневский, А.Д. Адо, В.Н. Терновский фәнни мәктәпләре чәчәк аткан чор. Дөньякүләм ачышлар исәбендә: оксидлашу фосфорилирланышы (В.А. Энгельгард, 1930), нейронара бәйләнешләрдә медиаторларның катнашуын тәҗрибә белән исбатлау (А.В. Кибяков, 1933); склераль синус блокадасы күренеше (А.Н. Нестеров, 1985). Казан медицина мәктәбе укучылары арасында – РоссияРусия ФА һәм МФАнең 7 академигы һәм әгъза-корреспонденты.
 
'''1992-1993 еллар.''' Яңа белгечлекләр ачыла: социаль эш, табиб-психолог, гомуми практика табибы, «Биотехника һәм медицина аппаратлары һәм системалары» белгечлеге табибы, медицинада менеджмент.